- 26.10.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Казанда яшәүче Айгөл Абдрахманова пластик капны ташлаганчы, башта аны юа, киптерә, аннары таслап җыеп бара. Күпмедер җыелгач кына, махсус урынга алып барып ташлый. Бу ниндидер яңа мода да, кылану да түгел. Чынлыкта, пластик (һәм пластик кына да түгел!) шулай аерым ташланырга тиеш тә. Әнә Кытайда полиэтилен пакетны (анда аны «ак чүп» дип атыйлар) гадәти чүп савытына ташлаган өчен штраф сугалар хәтта – махсус билгеләнгән контейнерларга гына салырга ярый. Тик безнең илдә бу кагыйдә яңа гына кулланылышка кереп килә шул. Шуңа күрә күпләргә Айгөл кебекләрнең гамәлләре кылану булып күренә дә.
Соңгы вакытта «экология» дип еш сөйлибез. Экологияне саклау елын да уздырдык. Ләкин барыбер дә экология ул әле җиргә чүп ташламау гына түгеллеген аңлап бетермибез. Аңлатучы юк. Европа бүген пластиктан баш тарта. Әкренләп хәзердән үк башладылар, әйтик, кибетләрдә хәзер пластик пакетны бушка бирмиләр. 2021нче елга Европа Союзы илләре бер тапкыр гына кулланыла торган пластикны җитештерүне закон нигезендә бөтенләй туктатырга җыеналар. Ә безнең илдә бу хакта сөйләшәләр генә әле. Ләкин бүген законын чыгардың да иртәгәдән пакет җитештерүне туктаттың, өченче көнгә илдә бер пакет та калмады түгел, билгеле. Башта халыкка экологиянең нәрсә икәнен яхшылап аңлатырга, илдә чүпне аерып җыю культурасын кертергә кирәк әле.
Бүген без пластикка баштанаяк чумган, батабыз. Тарих дәреслегеннән укып, кешелек тарихында таш гасыр, бронза һәм тимер гасырлары булганын беләбез. XXI гасыр пластик гасыры, пластик эрасы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Беренче өч гасыр – кешелекнең үсеш чорлары булса, монысы бетерү чоры булмагае.
Русиядә һаман да пластик пакет – мул тормыш билгесе. Һәрбер өйдә диярлек «пакетлар җыя торган пакет» бар. Капны юып, кабат куллану турында уйламыйбыз, һаман яңаны алабыз. Кибеттән бер алма гына алганда да, полиэтилен пакетка салып үлчәтәбез. Ул пакет бушка бит, нишләп алмаска! Менә хәзер өйгә кереп, кайсы гына почмагына карасаң да, анда пластик әйбер булачак. Пластиксыз яшәп булмый кебек. Пластикны хәтта ашыйбыз да! Белгечләр Кытайдан пластик дөге кертелүен таныды бит инде. Дөрес, андый дөгене кеше белмичә ала, арзан бәясенә кызыга. Әле белми ашаган пластик күпмедер…
Шул ук вакытта хәтта экология темасы белән кызыксынмаучылар да белә: нинди төрдә булуына карап, пластик 200-500 ел дәвамында таркала. Шуның кадәр вакыт табигатькә, ә димәк, кеше организмына да зыян салып ята дигән сүз. «Пластиксыз яшәп булмый» дип акланырга, «Мин пластик кулланмый башлаганга карап, экология яхшырмый» дип кул селтәргә яки, киресенчә, үземнән башлыйм әле, дип, тормышта пластикны киметә башларга була.
Соңгы вакытта экологик яшәү рәвеше алып барырга тырышучылар күбәйде. Күбесе – яшьләр. Шундыйларның берсе – язма башында телгә алган Айгөл Абдрахманова. «Әйе, мин бөтен кулланылган пластикны – полиэтилен пакетмы ул, каты пластик булсынмы – юам, киптерәм һәм аерып җыям. Балконда берничә тартма бар: берсенә йомшак пластик, икенчесенә каты пластик җыям, шулай ук кәгазь, пыяла һәм алюминий өчен аерым тартмаларым бар. Шунда тутырып барам да айга бер тапкыр махсус пунктка алып барып тапшырам. Гадәттә, чүп күп җыелмый. Чөнки пластикны, башка төр чүпне аерып җыя башлагач, пластикның безнең тормышта никадәр күп булуын аңлыйсың, куркыныч булып китә һәм кибеттә әйбер алганда да аңлап алу дигән нәрсә барлыкка килә. Миңа шушы әйбернең пластик савыттагысы кирәкме, әллә шушы әйбер кирәкме, дип уйлый башлыйсың. Сөтне пластик шешәдә дә, катыргы савытта да алырга була. Йә булмаса үз хуҗалыгындагы сөтне банкаларга тутырып алып килеп сатучы әбиләрдән алырга мөмкин. Еш кына метро янында сатып утыралар, безнең, мәсәлән, ишегалдына ук алып килеп саталар. Пластик савытта булган әйберләрне алмаска тырышам. Минем гамәлләрем генә, бәлки, планетаны чүптән арындырмас та. Ләкин ичмасам мин булса да пычратмыйм, дим», – ди ул. Игътибар итсәгез, тагын бар ул андыйлар: суны күп тапкыр кулланыла торган шешәгә салып йөртүчеләр, кибеткә үз пакеты яки чүпрәк букча белән баручылар, агач теш щеткасыннан файдаланучылар. Кемдер модага ияреп шулай эшли, кемдер – үзе аңлап…
Шул ук вакытта шәһәр ишегалларында пластик шешә җыя торган контейнерга теләсә нинди башка чүп салучылар; чүп савыты була торып, автобус билетын җиргә ташлаучылар; суын эчеп бетергәч, шешәсен машина тәрәзәсеннән генә томыручылар да бар. Бар гына түгел, андыйлар күпчелек. Чыннан да, Айгөл Абдрахманованың сүзләрен укыгач, пластиклы тормышның никадәр җиңел икәнен аңлыйсың. Ләкин җиңел – ул бит әле дөрес һәм зарарсыз дигән сүз түгел…
Сүз азагында. Уйлана башласаң, экология темасы бик киң ул. Шул ук чүпләрне аерып ташлау мәсьәләсен генә алыйк: пластик бар (үзе әллә ничә төрдә), кәгазь, тукыма, пыяла, батареялар… Шуңа күрә бу темабыз дәвамлы булачак.
ИГЪТИБАР
Пластик савыттагы билге һәм язу нәрсәне аңлата:
- PET яки PETE – полиэтилентерефталат (ПЭТ яки ПЭТФ). Бу тамга пластик шешәләргә куела. Гомумән, бу – дөньяда иң еш кулланыла торган пластмасса төре. Алар бер тапкыр гына куллану өчен каралган. Сыеклыкка зарарлы матдәләр бүлеп чыгара дип санала, шуңа күрә икенче кабат кулланырга киңәш ителми.
- HDPE – югары тыгызлыктагы түбән басымлы полиэтилен (ПНД). Бу төр пластик зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый диярлек, шуңа күрә белгечләр, сайлау мөмкинлеге булганда, шушы тамга куелган әйберләрне алырга киңәш итә. Әлеге материал чистарта торган сыеклыклар, сөт шешәләре, уенчыклар ясау өчен кулланыла.
- PVC – поливинилхлорид (ПВХ). Бу йомшак, сыгылмалы пластик кимендә ике куркыныч химикат бүлеп чыгара, икесе дә гормоннар өчен зарарлы. Аны үсемлек мае шешәләре һәм балалар уенчыгы каплары ясау өчен кулланалар. Дару һәм күпчелек косметика әйберләре каплары, пластик торбалар һәм сантехника кирәк-ярагы, тәрәзә рамнары, су шлангы да шушы төр пластиктан ясала. Бу төр пластик КАБАТ ЭШКӘРТЕЛМИ.
- LDPE — түбән тыгызлыктагы югары басымлы полиэтилен (ПВД). Кайбер шешәләр, пластик пакетлар шушы материалдан ясала. Суга химик матдәләр бүлеп чыгармый, ә менә ризыкны саклау өчен кулланырга киңәш ителми.
- PP – полипропилен (ПП). Ак яки ярым үтә күренмәле пластик. Йогырт савытларын шуннан ясыйлар. Ул җылынганда да эреми. Чагыштырмача зыянсыз санала.
- PS – полистирол (ПС). Каһвә стаканнары һәм тиз туклану ризыклары савытларын ясау өчен кулланыла. Җылынганда, зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Полистирол – кыйммәт түгел, җиңел һәм чагыштырмача чыдам пластик, ләкин аны кайнар ризыклар һәм эчемлекләр саклау өчен кулланырга ярамый.
- OTHER яки О – башкалар. Санап кителгән 6 төркемгә кермәгән пластиклар шушы төркемгә карый.
КИҢӘШ
Пластиктан баш тартырга уйлаучыларга берничә киңәш.
- Табигать өчен иң зыянлы пластик – бер тапкыр гына кулланыла торганы, чөнки аны бер тапкыр кулланабыз да ташлыйбыз. Мәсәлән, үтә күренмәле полиэтилен пакетлар. Аларга алмаш табып була. Хәзер чүпрәк яки үрелгән букчалар («авоська») кабат модага керде. Яңалык түгел – советлар чорында шундый букчалар белән йөри идек бит. Аларны сумкага салып йөрергә дә уңайлы – күп урын алмыйлар. Пычрангач юып та була.
- Килолап үлчәнә торган әйберләрне пакетка салмыйча булмый, дибез. Була. Алары өчен дә экологик капчыклар чыгара башладылар. Аның чүпрәктән яки челтәрдән эшләнгәннәре, төрле үлчәмдәгеләре була. Ә ипи, сыр, катырылган ризыкларны салып кую өчен күп тапкыр кулланыла торган пластик зип-пакетлар бар. Аларын да сатуда табарга мөмкин.
- Тормышымда пластикны киметим, дисәң, әйберне үз савытыңа үзең үлчәп алырга мөмкин. Ярмаларны, токмачны, тәмләткечләрне, чикләвекне, чәйне – барысын да капка салынмаганны, ягъни үзең үлчәп ала торганны табарга була. Хәтта көнкүреш химиясен үз савытыңа кирәк кадәр агызып ала торган кибетләр дә бар. Моның өчен электән калган савытларны кулланырга була.
СТАТИСТИКА
* Дөньяда ел саен 330 миллион тонна пластик җитештерелә;
* Аның бары тик 5 проценты гына кабат эшкәртелә;
* Исәпләп карасаң, океанга минут саен бер йөк машинасы пластик ташлана;
* 2050нче елга Дөнья океанында пластик күләме балыклардан күбрәк булачак;
* Океандагы пластикның өчтән бере – киемне юганда чыга торган микросүсләр.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Пластикның теге яки бу юл белән кеше организмына да керүе – яңалык түгел. Бала чакта пластик имезлек имәбез; теш чыкканда уенчыклар (составында фталатлар – фталий кислотасы эфирлары бар) кимерәбез; үсә төшкәч, пластик шешәдән (поликарбонат) су һәм бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан (полистирол) каһвә эчәбез; пластик савытларга (ПЭТ) салып, эшкә ашарга алып барабыз һәм шул савытларда җылытабыз да; полиэстер һәм пенополиуретаннан ясалган матрас һәм мендәрләрдә йоклыйбыз, составында акрил булган киемнәр киябез һәм йортыбызны пластик матдәләр булган җиһазлар белән тутырабыз. Пластик микрокисәкчекләре организмга балык һәм диңгез ризыклары ашаганда да керә. Экологлар әйтүенчә, Дөнья океанында өстә генә дә 300 мең тонна пластик чүп йөзеп йөри. Төптә күпме икәнлеген санап бетерү мөмкин түгел. Диңгез хайваннары бу пластикны йота, шулай итеп, пластик башта алар организмына, аннары аларны ашаган кешенекенә керә.
Күптән түгел Германиянең Әйләнә-тирәне саклау министрлыгы, Роберт Кох исемендәге институт белән берлектә, балаларның организмына күпме пластик керүен тикшергән. Моның өчен берничә айлык балалардан башлап, 17 яшькә кадәр булган 2,5 мең үсмернең бәвелен тикшергәннәр. Балалар организмында 11 төрдәге пластик табылган! «Сабый балаларның организмында пластик табылу безне бигрәк тә борчуга салды. Әти-әниләр, гадәти пыяла банка һәм шешәләрдән баш тартып, пластик савыттагы ризыкка күчә баралар дигәнне аңлата инде бу. Без балалар ризыгы өчен пластик савытларны бөтенләй тыю яклы», – дип белдергән тикшерүне үткәргән экспертлар.
Дөрес, кайбер табиблар, организм пластик кисәкчекләрен «йотмый», алар табигый юл белән тышка чыгып бара, шуңа күрә куркыныч тудырмый, дип белдерә. Мәсәлән, «Русия Гринписы» программасы җитәкчесе Алексей Киселёв бер интервьюда: «Мин организм үзләштерә торган полимерларны белмим. Бу исбатланмаган. Шул ук вакытта организмга күпме полимер кергәнен һәм күпмесе чыкканын күрсәткән тикшеренүләр дә юк. Бер әйбер генә бәхәссез: пластик кисәкчекләре кеше организмына керә. Аларның организмга ничек тәэсир итүе әлегә өйрәнелмәгән», – дип белдергән иде. Ләкин пластикның файдалы булмавы көн кебек ачык.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии