- 27.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Хезмәт хакын арттырып кына торалар ичмасам. Әнә 1нче майдан тагын арта, ди. Байыйсылар бар икән әле, җәмәгать.
Тик әлегә бөтен кешенеке дә түгел, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнеке генә артачак. Бу яңалыкны дүшәмбе көнне Татарстанның Социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11163 сумны тәшкил итәчәк. Бу «арту» 90 мең кешегә кагыласы, ди.
Һәр бюджетта – дәүләт булсынмы ул, әллә аерым бер гаиләме – чыгымнар ике төргә бүленә: әйтергә ярый торганы һәм әйтергә ярамый торганы. Хатынның маникюрны ничә сумга ясатуын яки күлмәкне ничә сумга алуын ире белмәсә дә була, ә ирнең дуслары белән утырып алу бәясе «әйтергә ярамый торган чыгымнар» категориясенә керә. Менә дәүләттә дә шулай. Бар әйтергә ярамый торган чыгымнар: Татарстанның чит илләрдә Сабан туе уздыруга тоткан акчасы, республикадагы кайбер чараларның һәм корылмаларның бәяләре, мәсәлән. Һәм һичшиксез кычкырып әйтелергә тиешле чыгымнар исемлеге бар. Әйтик, пенсия артса – моның республика бюджетына күпмегә төшкәне, инвалидларга ярдәм акчасының гомуми суммасы, фаҗига корбаннарының якыннарына бирелә торган акча. Хезмәт хакы акчасы да шушы категориягә керә. Тиенгә генә арттырсалар да, бу артуның республикага күпмегә төшкәне «әбизәтелне» әйтеп куела. Менә 90 мең кешенең хезмәт хакын арттыру казнага 1,5 млрд сумга төшәчәк икән.
Эш бирүче хезмәт хакын 11163 сумнан бер тиенгә булса да азрак түләсә, хезмәткәрләр рәхәтләнеп Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. Законны үтәмәгән өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. Һәрхәлдә законда шулай диелә, тормышта ничек эшли торгандыр.
Эльмира Зарипова бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын кимендә 11163 сумга җиткерергә боерды боеруын, тик бу әле яңарак кына игълан ителгән статистикага туры килми. Уртача хезмәт хакы 32055 сум бит бездә. Татарстанстат шулай диде! Ә Казан, хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча, Русия шәһәрләре арасында сигезенче урында тора. Шулай булгач, 11 мең сум алып эшләп йөрүче дә юктыр инде бездә.
Монысы шаярту, әлбәттә. Ул уртача хезмәт хакының ничек исәпләнгәнен беләбез бит. Күпчелек халыкның әле ул 11 меңне дә ала алмый тилмерүен дә беләбез. Авыллардан: «Фәлән ай хезмәт хакы бирмиләр», – дип зар елап шалтыраталар әнә. 2018нче елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, «хезмәт хакына кадәр» дип микрозайм алып торучылар саны 10,9 процентка арткан. Татарстанда барлыгы 4,1 млрд сум займ бирелгән. Хезмәт хакын вакытында алган, аның күләменнән канәгать булган кеше, үзе теләп, займ алырга бармый бит инде…
Шунысы сөендерә: хезмәткәрләренә акча түләми йөргән эш бирүчеләрне селкетә башладылар хәзер. Дөрес, «селкетү» өчен, эш бирүченең хезмәткәрләренә берничә миллион сум бурычы җыелган булырга тиеш. «Фәлән миллион булырга тиеш» дигән законы юк инде, тик безнең прокурорлар берничә йөз мең түләнмәгән хезмәт хакы өчен генә «Эш» ачып мәшәкатьләнми. Шуңа миллионлы бурыч кирәк.
Әнә Кукмара районы прокуратурасы «Тукай» агрофирмасыннан эшчеләргә булган 3 млн сум бурычын түләттерде. 143 эшче 2017нче елның ноябреннән 2018нче елның февраленә кадәр хезмәт хакы ала алмый тилмергән. Биектау районындагы «ИХК «Татгазинвест» ЯАҖ 31,8 миллион (!) сум бурычын түләгән. Бу оешманың эшчеләре узган елның 3-4нче кварталыннан бирле акча күрмәгән икән. Җинаять эше ачкач табыла тагын акчалары да, хезмәт хакы да түләнә…
Яз җитүнең беренче билгесе кошлар килү булса, пенсияне яки хезмәт хакын арттыру – бәяләр артуның билгесе. Тик бу турыда бүген сөйләшмибез әле, анысын киләчәккә калдырып торыйк. Бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуга куана торган көн ләса.
«Юмор белән сатираны аңлау өчен интеллигент булырга кирәк, шулай булса гына кайчан – дөресен сөйлиләр, ә кайчан алдыйлар икәнен беләсең. Менә, мәсәлән, телевизордан «бездә уртача хезмәт хакы – 35 мең сум» дип әйтәләр – бу да юмор. Таныш-белешеңнең берсе дә аның кадәр алып эшләмәвен белеп торасың бит…»
Алмаз ХӘМЗИН,
артист, юморист
СТАТИСТИКА
Кем күпме ала?
Кеше акчасын санарга ярамый, диләр, әлбәттә. Шулай да республикада кемнең күпме хезмәт хакы алып эшләвен барлап карарга булдык әле. Саннар төрле чыганаклардан тупланды.
Әле яңа гына Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларын башкаручы затларның хезмәт хакы күләме турындагы указны имзалады. Аның нигезендә, Татарстан Президентының (ягъни үзенең!) айлык эш хакын киметте, ә министрлар һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларыныкын арттырды. Менә мондый саннар килеп чыга:
– Президентның айлык хезмәт хакы – 81276 сум;
– Дәүләт Советы Рәисенеке – 78,78 мең;
– ТР Дәүләт Советы депутатының эш хакы 58,89 мең сум.
Иң нык шатланганы министрлар булгандыр, мөгаен, чөнки аларның хезмәт хакы арткан – 39 мең, төгәлрәк әйтсәк, 38 968 сум булган! Дөрес, окладтан тыш «әз-мәз» премияләр дә өстәлә инде. Шул «әз-мәз» премияне кушып исәпләгәч, республика министрлары аена 232 мең сум алып эшли булып чыга. Калганнарга да премия бар. Аны кушып санасаң, Президентның айлык хезмәт хакы – 450 мең, Премьер-министр Алексей Песошинныкы – 350 мең, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинныкы да 350 мең сум тирәсе килеп чыга. Башка «премияләр»не санап тормыйк инде, алайса гади халыкның хезмәт хакы белән ике арадагы упкын артык тирәнәеп китә.
Шунысын да әйтергә кирәк: Идел буе округы буенча карасак, безнең чиновниклар халыкка иң «якыны» икән әле. Башка төбәкләрдә шул ук министрларның хезмәт хаклары зуррак: Оренбургта – 57 419, Пермь краенда – 40 745 сум, мәсәлән.
«Реальное время» электрон газетасы республика укытучыларының һәм тәрбиячеләренең акчасын санаган. Иң зур хезмәт хакын Югары Осланда алалар икән – 34647 сум. Дөрес, уртача хезмәт хакын исәпләгәндә авыл мәктәпләрендәге хаклар гына саналмый. Ә Югары Ослан җирлегендә хәзер Иннополис дигән кыйммәтле шәһәрчек тә бар. Шуңа күрә анда белем бирүчеләр белән гади авыл мәктәбендә укытучының хезмәт хакы чагышмаса, аптырарлык түгел.
Икенче урында – Казан. Монда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 33275 сум. Чагыштыру өчен: Югары Осланда укытучыларның хезмәт хакы – 11, ә Казанда нибары 2 процентка гына арткан. Иң күп арту – Баулыда. 16 процентка арттыргач, укытучыларның уртача хезмәт хакы 28975 сум булган. Актанышта, 11 процентка артып, 27375 сумны тәшкил иткән. Калган районнарда хезмәт хакы 2-3 процентка гына арткан. Алабугада исә – 1 (28472 сум калган), Әгерҗедә 7 процентка кимегән (25445 сум). Бу 2017нче елга булган нәтиҗәләр. Узган ел иң аз хезмәт хакын Саба укытучылары алган – 24200 сум.
Ә менә тәрбиячеләр Сабада «нормально» алган – 26300 сум. Беренче урында – Казан тәрбиячеләре (28190 сум). 2016нчы елда, 29300 сум хезмәт хакы белән Әтнә беренче урында булган. Узган ел анда хезмәт хакы әзрәк кимегән, шулай да Әтнә исемлектә шактый өстә калган (27700 сум). Азнакай, Апас, Арча, Әгерҗе, Бөгелмә, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Теләче районнарында да тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары кимегән.
Шушы ук «Реальное время» газетасы табибларның хезмәт хакы рейтингын да тәкъдим итте. Республика баш табибларының уртача хезмәт хакы 85 мең сум икән. Ә аерым-аерым алып карасак, ДРКБ табибы Рафаэль Шәвәлиев аена 154 мең сум алган. Тик бу мәгълүмат хәзер искерде инде, чөнки бу атна башында Шәвәлиев РКБның баш табибы итеп билгеләнде. Мондагы хезмәт хакы да элеккесеннән ким булмастыр шәт. Республика офтальмология больницасы баш табибы Айдар Әмировның хезмәт хакы 132 мең сум булган. Булган дип яздык, чөнки март аенда Әмировка җинаять эше ачылды (мошенниклык маддәсе нигезендә), шунлыктан ул эшеннән вакытлыча азат ителде. Ә иң күп акчаны МКДЦ баш табибы Рөстәм Хәйруллин ала икән – аена 175 мең сум.
БГ СОРАШТЫРУЫ
«ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (vk.com/beznen) «Сез күпме хезмәт хакы аласыз?» дигән темага сораштыру уздырдык. Газетаны типографиягә тапшырганда 483 кеше тавыш биргән иде. Кемнең күпме хезмәт хакы алуы фотода бик яхшы күренә (графика өстендәге сан – тавыш биргән кешеләр саны). Уртача хезмәт хакы 32 мең диделәр диюен, тик сораштыруда катнашканнарның күпчелеге – 151 кеше – 10-15 мең генә алып эшлим дигән. 70 кеше 10 мең сумнан да азрак ала икән. 32 мең сумны ничә генә кешенең алуын үзегез чутлап карагыз. 31 кеше исә «башка вариант» дигән җавапны сайлаган, ләкин нинди вариант икәнен генә күрсәтмәгәннәр.
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Гадел, диләр, бездәге мәхкәмәләр…»
Бүген «Ай-һай хәлләр: мәхкәмә» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде. Кайбер авторларыбыз унбишәр куплетлы шигырь юллаган. Аларның бөтенесен дә газетада биреп бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә калганын сайтыбызда урнаштырабыз. Бу айның җиңүчеләре – Казаннан Хәния МИҢНУЛЛИНА һәм Нияз БИШБАЛТА. Аларны котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.
«Тел», «милләт» дип сүз кузгатма –
Мәхкәмә каршына куярлар.
Гаеплеме син, гаепсезме –
Дошман диеп мөһер сугарлар.
Сима САФИНА,
Чаллы шәһәре
Мәхкәмәнең файдасы юк
Ярлылар ярасына,
Хөкем карарын чыгара
Байларның файдасына.
Мәхкәмәләр гаделлекнең
Сагында торса иде,
Гап-гади кешеләрне дә
Яклаучы булса иде!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Ай-һай хәлләр: гадел, диләр,
Бездәге мәхкәмәләр.
Аларның ни кылганнарын
Кычкырып сөйләмиләр.
Хөкүмәткә каршы әйтсәң,
«Каравыл»ын кычкырта,
Закон табып, гаеп тагып,
Рәхәтләнеп утырта.
Хәния МИҢНУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Ишетүгә мәхкәмә сүзен,
Үрә тора чәчләр,
Лепели башлый йөрәк,
Зырлап әйләнә башлар,
Язмасын берүк күрергә
Бу хәлләрне беркемгә.
Рушания СИБГАТОВА,
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы
Мәхкәмәләр нәтиҗәсе
Татарларны телсез калдырды,
Өлкән агай, Мәскәү кануннары
Татар киләчәген «яндырды».
Халкыбызны яклаган егетләр –
Милләтпәрвәрләр җәфа чигә,
Аларны яклап чыга алмагач,
Ул мәхкәмә нәрсәгә, нигә?!
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии