- 27.09.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Сайлаудан соң республиканың җитәкчелек структурасында үзгәрешләр булачагы аңлашыла иде. Үзгәрешләрнең көтелгәне дә, көтелмәгәне дә булды. Сезне шулар белән таныштырабыз.
ДӘҮСОВЕТТА КЕМНӘР УТЫРА?
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Монысы көтелмәгән хәл түгел. Әле ел башында ук «Мөхәммәтшин рәислектән китә икән» дигән имеш-мимешләр йөрсә дә, аның кабат рәис булып сайлануына аптырамадык. Сайланмаса аптырар идек менә. Фәрит Мөхәммәтшин 1992нче елдан бирле Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кәнәфиендә утыра. Алтынчы чакырылыш азагына кадәр утырып бетерә алса, юбилеен билгеләп үтәчәк – республика Парламентын җитәкләвенә 25 ел булачак. Менә шуннан соң матур итеп китсә дә ярый. Хезмәт биографиясендә түгәрәк сан язылачак.
Рәис вазифасына КПРФның төбәк фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов та дәгъва кылган иде. Тик үзе әйтмешли, ул әле «яшьрәк пенсионер» шул. 65 яшьлек Миргалимов 72 яшьлек Мөхәммәтшинга көндәшлек тудыра алмады.
20 ел Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтовның министрлыктан китәсе, депутат булып сайланачагы да билгеле иде. Әхмәтов Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Моңарчы бу вазифада Римма Ратникова иде. Быел июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды. Туган көнгә бүләк – яңа вазифа, тормышында яңа сәхифә. Әхмәтов Татарстанда иң озак министр булган кеше иде. Хәзер «иң өлкән» булып финанслар министры Радик Гайзатуллин калды. Ул министр кәнәфиендә 2002нче елдан бирле.
Гомумән, Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары өчәү. Икесе – бишенче чакырылышта да шушы вазифаны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова. Римма Ратникова да эшсез калмый. Аңа Татарстан законнары текстларының татар һәм урыс телләрендә тәңгәллеген билгеләү буенча комиссияне ышанып тапшырдылар.
Ә менә моңарчы Разил Вәлиев җитәкләгән мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына җитәкче итеп, «Татмедиа» агентлыгы башлыгы Айрат Зариповны куюлары көтелмәгәнрәк булды. 72 яшьлек Разил Вәлиевнең бу сайлауда депутатлыкка бөтенләй тәкъдим ителмәгәнлеге, димәк, комитет башлыгы кәнәфиендә дә аны кемдер алыштырырга тиешлеге билгеле иде инде. Тик яңа җитәкче Зарипов булыр дип уйламадык. Хәер, «Бизнес Онлайн» электрон газетасы «бу вазифага Айрат Зарипов белән Рамил Төхвәтуллин дәгъва кыла» дип язды язуын. Икесе арасыннан Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин милли мәсьәләләр комитетына күбрәк туры килә кебек иде. Соңгы вакытта милли мәсьәләләр баш калкытканда, активистлар, бигрәк тә татар активистлары беренче чиратта шушы комитеттан яклау көтте. Яклау көтәр башка җир юк чөнки. Ә монда ичмасам атамасында «милли мәсьәләләр» диелгән. Татарны яклап, барлы-юклы сүз әйтүчесе дә шул Разил Вәлиев кенә булды. Ә Айрат Зариповны бу рольдә күз алдына китерүе кыенрак. Аның мәктәпләрдә татар телен укытуны яклап сүз әйтүе дә искә төшми. «Татмедиа»да утырганда татар өчен нәрсә эшләде соң ул, дип сорыйсы килә… ләкин болай дип сорау дөрес булмас, чөнки комитет татарны гына түгел, Татарстандагы бөтен милләтләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, дип җавап бирәчәкләр.
Зарипов җитәкләгән мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына барлыгы 12 депутат керде, аларны истә калдырыйк – Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов.
Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Азат Хамаев җитәкли башлады.
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Бөтенрусия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк. Иң өлкән депутатларның берсе – 1947нче елгы Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды. Ул дүртенче чакырылыш Дәүләт Советында да шушы ук комитетны җитәкләгән иде. Биш еллык тәнәфестән соң, яңадан үз урынына кайтты.
Икътисад һәм эшмәкәрлек комитеты белән моңа кадәр «Таттелеком»ның генераль директоры булган Лотфулла Шәфигуллин рәислек итәчәк. Лотфулла әфәнде Татарстанның атказанган элемтә хезмәткәре генә түгел, атказанган икътисадчысы да, шуңа күрә бу комитетны аңа ышанып тапшырулары гаҗәп түгел.
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советында җиде генә комитет иде, бу чакырылышта сигез булды. Яшел Үзәннең элеккеге башлыгы Александр Тыгин өчен яңа комитет булдырдылар хәтта – торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты. Соңгы вакытта торак проблемаларына күмелгән Яшел Үзәннең элеккеге башлыгына нәкъ менә шушы комитетны тапшыруларында символик мәгънә юктыр, шәт. Юкса, бик явыз шаяру булып чыгачак бу.
ЯҢА МИНИСТРЛАР
Узган атнада яңа министрларның исемнәре дә билгеле булды. ДәүСоветка «күченгән» Азат Хамаев урынына Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллинны билгеләүләре күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Әһлиуллин – президент куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе иде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләрендә әллә ни кискен үзгәрешләр кертәсе юк, ә менә саклыйсы нәрсәләр бар, дип тапканнардыр, күрәсең.
Марат Әхмәтов урынына Буа районының элеккеге башлыгы Марат Җаббаров килде. Аңа әле 36 гына яшь. Шулай да министрлыкта эшләү тәҗрибәсе бар: Буа районына җибәрелгәнче, авыл хуҗалыгы министрының урынбасары булып торган кеше ул. Министр кәнәфиенә утыртырга әзерләнгән кеше, дисәк ялгышмабыз.
Кәгазьдә министрлык дип аталмаса да, сүздә матбугат министрлыгы сыйфатында йөргән «Татмедиа» агентлыгының җитәкчесе итеп моңа кадәр Татарстан Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде.
РАЙОННАРДА ДА ҮЗГӘРЕШ
Узган атнада берьюлы җиде районда башлыкларның «Бөек күчеше»н күзәттек. Кемдер – баерак районга күчерелде, кемдер – Мәскәүгә үк озатылды.
Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов Лаешка китте. Лаеш – майлы калҗа. Бу районга җитәкче итеп теләсә кемне куймыйлар. Теләче районы башлыгы вазифаларын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының элеккеге урынбасары Нәҗип Хаҗипов башкарачак.
Дәүләт Советына депутат булып киткән Александр Тыгин урынына Яшел Үзән районы башлыгы һәм шәһәр мэры вазифаларын башкаручы итеп Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев билгеләнде. Ул Лаеш районы белән 2010нчы елдан бирле җитәкчелек итте.
Спас районында да башлык алышынды: ДәүСоветка киткән Камил Нугаев урынына Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов куелды.
Министр булып киткән Марат Җаббаров урынына Буа районы башлыгы вазифаларын районның башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов башкарачак.
Алабуга районының элеккеге башлыгы Геннадий Емельянов тагын да ераккарак сикерде – Татарстан Дәүләт Советыннан Федерация Советына вәкил булып китте. 2012нче елдан Ютазы районы башлыгы булып эшләгән Рөстәм Нуриев Алабугага җибәрелде. Аның урынына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән Аяз Шәфигуллин куелды. Рәсми рәвештә сайлап куелганчы, бу кешеләрнең барысы да «и.о.» булып торачак.
8нче сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат сайланды. Республика парламенты 48 процентка яңарды. 100 депутатның 22се парламентта даими нигездә, ягъни хезмәт хакы алып эшләячәк. Моңарчы даими нигездә 20 депутат кына эшли иде
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Картая шул инде авылкаем…»
Бу атнада «Ай-һай хәлләр: авыллар» дигән бәйгебезгә йомгак ясыйбыз. Катнашучылар бик күп булса да, җиңүчеләр икәү генә. Бу айда алар – Әтнәдән Гөлфирә Хәсәнова һәм Актаныштан Зәйнәп Зәкиева. Котлыйбыз! Һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.
Шау-гөр килеп тора торган иде,
Без үскәндә авыл урамы.
Картая шул инде авылкаем –
Карт-корылар калган нибары.
Бакчасы да, мәктәбе дә беткән,
Күрше авылга йөри балалар.
Төп нигезгә кайтсак, әти-әни
Куллар болгап, озатып калалар.
Гөлфирә ХӘСӘНОВА,
Әтнә районы, Олы Әтнә авылы
Ай-һай хәлләр: авыллар
Кими генә баралар.
Буш яткан басу-кырларда
Җырламыйлар тургайлар.
Ризидә СИТДЫЙКОВА,
Казан шәһәре
Авылларда эш юк, яшьләр китә,
Кала бирәләр карт-корылар.
Хуҗасыз калган йортлар кадакланган,
Моңсу гына басып торалар.
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Ай-һай хәлләр, авыллар,
Үтте сездән давыллар:
Колхозлар күккә очты,
Чөнки инвестор кысты…
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Китте яшьләр –
Калды картлар.
Бушады йортлар,
Кимеде авыллар.
Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Арча районы
И авыллар! Үстердегез бик күп
Депутат һәм зур-зур түрәләрне.
Алар хәзер сезне уйлыйлармы?
Хәлегезне кайтып күрәләрме?
И авыллар, якын киләчәктә
Нинди ачы язмыш көтә сезне?
Улларыгыз кайгыртмаган өчен,
Рәнҗи-рәнҗи үлеп бетәрсезме?
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Илебезгә афәт килде,
Юкка чыга авыллар!
Тайга яна, сулар баса,
Котырына давыллар.
Авыл урамнарын басты
Тупыл, каен, өрәңге.
Югарыдан карап тора
Ахырзаман өрәге.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Җимерелә авыллар, эх.
Өстән бәрә давыллар.
«Ычкынган» түрәләр өчен
Телең ни дә, авылың ни,
Азартлы ярыш бара бит –
Кемдә күбрәк долларлар.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,
Актаныш районы, Мерәс авылы
Тимәгез сез авылларга,
Авыл – илнең терәге.
Авыл бетсә, түрәнең дә
Калмас иде кирәге.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Инвестор дигән агайлар
Күтәрерме ауганны?
Бу ышаныч көтүгә тиң
Күктән күкәй яуганны…
Рафаил СИРАҖИ,
Чүпрәле районы
Туган авыл, үскән нигез
Күңелгә ул бик якын.
Шунда үткән үзебезнең
Балачагыбыз – алтын.
Һәр авылларыбыз төзек,
Уңышлар да мул булсын.
Һаман шулай сагындырып,
Үзенә тартып торсын!
Хәния МИҢНУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Авылыбыз калды хәзер
Ташландык булып кына.
Бөтен мөлкәт җимерелде,
Инвестор килгәч кенә.
Галия ХӨСНУЛЛИНА,
Ютазы районы, Иске Каразирек авылы
Гасыр казанын кыздыра,
Мәскәү казаны ташый.
Русия авылларны
Тереләй тотып ашый.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Түбән Кама шәһәре
Тәртип, буйсыну бар иде
Коммунистлар булганда.
Авыллар да бетеп бара,
Бөтен дөнья болганды…
Альбина ГАЙСИНА,
Минзәлә шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии