Казандагы «Үлем йорты»: гаепләнүчеләр бар

Казандагы «Үлем йорты»: гаепләнүчеләр бар

Казанның Совет районы судында Щербаково бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен шәхси пансионат хуҗасы Чулпан Мифтаховага чикләү чарасы билгеләнде. 40 яшьлек ханым 1 ай һәм 15 көн дәвамында сак астында калачак. Тикшерү эше әле дәвам итә.
Билгеле булганча, Щербаково бистәсендәге картлар өчен пансионат яшерен рәвештә эшләгән. Өстәвенә, пенсионерлар антисанитариядә яшәгән, урында экспертизага җибәрелгән күпсанлы медицина препаратлары алынган. Тентү вакытында биредә көч структуралары хезмәткәрләре, авыр хәлдәге 22 пенсионердан тыш, өйдә берничә көн череп яткан мәетне дә тапканнар.
КЕМ БАШЛАГАН?
Алевтина Канашева бөтен гомерен Казанда үткәрә. Карьерасын сәүдәгә багышлый – совет елларында Декабристлар урамындагы Көнкүреш йорты директоры була. Татарстан башкаласында ул Мәскәү базарындагы легендар «Түбәтәй» буларак билгеле.
СССР таркалганнан соң, ул дусты һәм сәүдә буенча хезмәттәше Марина Прокопьева белән бизнес кора. Алевтинаның Казанда һәм Яшел Үзән районында берничә сәүдә бинасы булган, ә үз активларын 2012нче елда «Франт» ҖЧҖ юридик заты астында берләштергән.
Компаниянең финанс күрсәткечләре тыйнак: соңгы дүрт елда керем елына 5 млн сумнан артмаган, чиста табыш – 1,5 миллионнан 2 миллионга кадәр. Әмма ҖЧҖ ия булган милек күпкә кыйммәтлерәк булган. Бу күпсанлы сәүдә биналары, ә компаниянең төп активы Мәскәү базарындагы шул ук «Түбәтәй» биналары булган, мәйданнарның бер өлеше ҖЧҖ милкендә булган.
Канашеваның ике бизнес-партнеры була – югарыда телгә алынган дусты Прокопьевадан тыш, гамәлгә куючылар составына улы Алексей Канашев керә, тик 2012нче елда ул кинәт вафат була. Ә 2015нче елда бизнестан Прокопьева да чыга. Шулай булгач, Канашева «Франт»ның бердәнбер милекчесе булып калган.
Соңгы берничә елда Алевтина Николаевнаның сәламәтлеге бик нык какшый: аны карарга кеше кирәк була. Шуңа күрә туганнары аңа «сиделка» эзләү турында уйлый башлый. Канашеваның ерак туганы аны карарга ризалаша да. Узган елның җәендә ул Алевтина Николаевна йортына күчкән – бу Киров районының Хуҗамәт бистәсендәге дүрт катлы коттедж. Урыны бик матур: янәшәдә генә – Хуҗәмәт урманы, Идел яры ике йөз метр ераклыкта, ә былтыр анда гольф-клуб та ачылган.
Ә 2023нең көзендә Алевтина Николаевна кинәт юкка чыга һәм туганнары белән элемтәгә чыгудан туктый. Аны караучы төрле сылтаулар уйлап табып, туганнары белән аралашудан тыя: йә Алевтина Николаевна өйдә түгел, йә аңа начар, сөйләшә алмый, йә шәһәр читенә дустына кунакка китте, дип алдалый.
Шулай берничә ай дәвам итә, ә 2024нче елның февраль башында туганнары кайгылы яңалык ишетә – 76 яшьлек Алевтина Николаевна вафат булган. Ләкин өйдә түгел. Ачыкланганча, ул берничә ай гомерен Щербаково бистәсендәге шәхси картлар йортында үткәргән. Бу – Казанның Авиатөзелеш районы чиге. 2нче февральдә табиблар мәрхүмне ярып караган, икенче көнне хатынны җирләгәннәр.
Тагын берничә көннән туганнары аның мирасының шул «сиделка» тарафыннан үзләштерелгәнен аңлап ала һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Тикшерүчеләргә мәгълүм булганча, бу ханым узган елның урталарында өлкән яшьтәге (76 яшьлек) хатын-кыз туганын аның мөлкәте белән үзенә эш итүгә вәкаләт бирүче документка кул куярга күндергән. Нәтиҗәдә, ул пенсионерның 100 миллион сумнан артыграк күләмдә бәяләнгән күчемсез милкен үз карамагына күчергән. Соңрак, судта алыш-бирешнең законлылыгы турында эшне караганда, ялган медицина документын күрсәткән. Документта өлкән яшьтәге туганының медицина тикшерүе узуы, табибларның аңарда психик тайпылышларны ачыкламавы күрсәтелгән булган.
Аңа карата мошенниклык турында җинаять эше кузгаттылар (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 4 өлеше). Зыянның төгәл суммасын хәзер Тикшерү комитетында билгелиләр. Менә шулай итеп шәхси картлар йортының эзенә төштеләр.
Материалларны Эчке эшләр министрлыгында оператив эшкәртүгә алдылар. Әлеге пансионат – Щербаково бистәсендәге зур булмаган коттедж. Шул ук вакытта ул рәсми рәвештә «шәхси эшмәкәр» булып эшли, тик аның эшчәнлегенең рөхсәт ителгән төре – эре мөгезле терлек үрчетү һәм клининг (йорт-җирләрне килеп юып китү белән шөгыльләнү).
«БИЗНЕС Online» мәгълүматлары буенча, Эчке эшләр министрлыгы, Русия Тикшерү комитеты, прокуратура һәм хәтта Роспотребнадзор хезмәткәрләре катнашында масштаблы ведомствоара махсус операция уздырылган. Тентүләр урынына, Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник шәхсән үзе чыккан, ул «махсус операция»не координацияләгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, пансионат эшенә турыдан-туры катнашы булган кешеләрнең берничә адресы буенча да тентүләр үткәргәннәр.
Шул ук вакытта картлар йортында көч структуралары хезмәткәрләрен бөтенләй көтмәгәннәр һәм ишекне ачмаганнар. Нәтиҗәдә, эчкә керү өчен ишекне кисәргә туры килгән. Эчтәге тамаша йомшак нервлылар өчен түгел – 22 пенсионер, аларның дүртесе караватка беркетелгән. Һәм бер мәет. Тикшерүчеләрнең беренчел бәяләүләре буенча, ул өйдә ике көн яткан. Боларның барысын да өч шәфкать туташы күзәтеп торган.
Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, тикшерү кысаларында ким дигәндә дүрт кеше тоткарланган. Мәсәлән, «Франт» ҖЧҖендә 100 процентлы өлешне алган Абрамова. Тагын бер тоткарланучы – ул килешүне төзегән һәм Канашевадан ышанычнамә рәсмиләштергән нотариус. Башка тоткарланучыларның исемнәре әлегә сер итеп саклана. Соңрак тикшерү гаепләнүчеләр даирәсе белән билгеләнәчәк, аларга чик кую чарасын сайларга сораячаклар.
 

ХУҖАСЫ КЕМ?
Щербаковода пансионат булган йорт Магистраль урамы почмагында, янында һәм артында башка коттеджлар урнашкан, ә юл аша зур булмаган урман сәламли. Өстәвенә, тышкы яктан ул күршеләреннән аерылып тора: бу, гомумән алганда, профнастилдан койма белән ак кирпечтән төзелгән гади ике катлы бина – аны бик үк карап та тормыйлар, ул күптән төзелгән, ә күршеләрнең йортлары чагыштырмача яңа, баерак, коймалары чүкеп ясалган, газон һәм зур территорияле.
«Татар-информ» хәбәрчесе суд алдыннан Щербаково пансионаты янына барып, күршедә яшәүчеләр белән аралашып кайта. Алар бинадан кычкырулар һәм сүгенү сүзләре ишетелүе, ә йорт тирәсендә авыр ис торуы турында сөйли.
Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, бу пансионатта ике дистәдән артык кеше җан биргән булырга мөмкин. Пансионат хуҗабикәсе – 40 яшьлек Чулпан Мифтахова. Тикшерүчеләрнең гаепләүләренә җавап итеп, Чулпан Мифтахова картлардан файдаланып акча эшләмәве, ә киресенчә, аларны битараф туган-тумачаларыннан, үлемнән коткарып калуын әйтә.
– Минем бернинди явыз ниятем юк иде. Биш ел эшләдем. Хәтта рекламам да булмады. Барысы да «сарафан радиосы» аркылы эшләнде. Әйе, янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән кимчелекләр һәм башкасы бар иде, – диде гаепләнүче ханым суд залында. – Барысы да бу эш белән мине үз файдам өчен шөгыльләнгән дип уйлый. Нинди файда? Мин авылда яшим. Дүрт баламнан кала минем нәрсәм бар? Мин алар белән калырга теләр идем. Алар бит акылдан шашачак. Мин өй арестын сорыйм. Чулпан Мифтахова әйтүенчә, пансионатта барысы да начар булса, аңа кешеләрне китермәсләр иде. Адвокаты басым ясап әйткәнчә, Мифтахованың җинаятькә бернинди дә катнашы юк. Өстәвенә ул – гаиләсен туендыручы, дүрт кечкенә бала анасы. 
Гаепләнүче сүзләренә караганда, пансионатка өлкән яшьтәге кешеләр янына туганнары да килгән, һәм кайчак сәгатьләр буе якыннары янында утырганнар. Аларның берсе дә начар тормыш шартларыннан зарланмаган.
– Монда минем өчен нинди файда булды? Минем фатирым да, шәһәр читендәге йортларым да юк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләнгән акчалар тиененә кадәр үзләренә китә иде. Мине өченче көн анализлар өчен чакыртып алдылар, ә анда минем әбиләр һәм бабайлар мине кочаклап калды, бернинди начар сүз дә әйтмәделәр. Мин гомеремдә беркайчан да начарлык эшләмәдем. Әйе, мин нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнмендер, ләкин беркемгә дә зыян китермәдем. 5 ел эчендә, безне гаепләп, бер гариза да язылмады. Мин бөтен җанымны биреп эшләдем, – дип дәвам итә Чулпан Мифтахова.
Хатын авылда иске йорты гына булуын әйтә, ул анда гаиләсе белән яши. Үз чиратында, Чулпан Мифтахова Конышеваның 100 миллион сум акчасы югалу тарихында аның туганнарын гаепли.
– Минем катнашым юк. Әйе, бу әби безнең пансионатта үлде, ләкин аны инде яткан килеш алып килделәр. Безнең пансионатта табылган башка мәет турында: ул әбине моннан 10 көн элек алып килгән иделәр. Аның кызы Роза миңа елап шалтыратты һәм әбине алып китүне сорады, чөнки ул аны зонд аша ашата белми иде. Аны безгә үләргә җибәргәннәр иде инде. Мин кызгандым һәм аның әбисен алдым. Үлеменә 1 көн кала, аның хәле начарлангач, «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Хәтта килгән табиб та: «Ә-ә-ә, аны сезгә үләргә җибәргәннәр. Алырга кирәкми иде», – диде. Бу әбине хастаханәдән үлем алды хәлендә чыгарганнар», – дип сөйләде ул.
Чулпан Мифтахова сүзләренә караганда, яшәүчеләрнең берсен аңа үзенә җирләргә туры килгән, чөнки туганнары аннан баш тарткан. Әбинең кайда күмелгәненә ул ачыклык кертмәде.
«Мин әбинең туганнарына шалтыраттым, әйдәгез, аны бергә күмик, дидем. Алар баш тарттылар, шуннан соң мин аны үземдә җирләдем. 2 айдан соң алар пәйда булды, үлгән хатынның мөлкәтен алу өчен документлар алырга килделәр», – ди хатын.
Судья Чулпан Мифтахованы ай ярымга тикшерү изоляторына җибәрү карарын чыгарды, тикшерү барган вакытта ул анда булачак. Аннан тыш, Казандагы бер нотариус ярдәмчесе һәм тәҗрибәле психиатрны өй сагы астына алу турында карар чыгардылар.
БУ ТЕМАГА
«Интертат»: Пансионат белән нәкъ менә Мифтахова җитәкчелек иткән, ул өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итүнең бөтен процессын үзе контрольдә тоткан һәм хезмәткәрләргә эшләр бүлеп биргән. Пансионатның гомуми айлык кереме 1 миллион сум тирәсе тәшкил иткән, бу суммага ялгыз яшәүчеләрнең пенсияләре һәм аларның туганнарыннан ай саен 45 мең сум күләмендә түләү кергән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, 2020нче елдан 2024нче елның июнь аена кадәр пансионаттан өлкән яшьтәге 25 үлгән кеше чыгарылган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бу эш буенча шикләнелүчеләр сыйфатында инде 10нан артык кешедән сорау алынган.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Фотолар ТР прокуратурасы сайтыннан алынды

Комментарии