Чернобыль: дөресен сөйләсәң – тыялар

Чернобыль: дөресен сөйләсәң – тыялар

Яңалыклар белән төрле чыганаклардан танышып баручылар Американың HBO телеканалы һәм Британиянең Sky телечелтәре берләшеп төшергән «Чернобыль» сериалы турында ишеткәндер. 1986нчы елның 26нчы апрелендә булган әлеге фаҗига турында бу кадәр тулы фильм төшергәннәре юк иде кебек әле. Кемдер, интернеттан эзләп табып, сериалны карарга да өлгергәндер. Андыйларга сөенергә кирәк – күреп калдык. Ә карамый калганнар, бик кызыкса да, җиңел генә карый алмас, мөгаен. Телевизордан күрсәтерләр әле, дип көтеп утырырга кирәкми дә кирәкми: советлар берлеген яманлап күрсәткән сериалны Русия сатып алмаячак. Кая ул телевизордан күрсәтү, интернетта да сериалны тыя башладылар!

Әле бер атна элек кенә мин караган сайттан да «Чернобыль» сериалы юкка чыккан. Анысы да «пират» версиясе генә иде инде аның: кемнәрдер фильмдагы инглиз сөйләмен калдырып, шуның өстеннән урыс теленә тәрҗемә генә иткән. Русия дубляжга хокукларны сатып алмады. Инде «пират» версияләренә дә «блок» сала башлаганнар. Хәер, бик теләгәндә, «Чернобыль»нең начар сыйфатлы гына булса да версияләрен табарга була. Әйтик, «ВКонтакте» социаль челтәрендә бар. Интернет сайтларны «блоклап» булса да, кешеләрне тулысынча «блоклап» бетереп булмый бит – үзләренә күчереп алалар, саклыйлар, тараталар.

НӘРСӘ ТУРЫНДА?

Язма башында «Чернобыль турында мондый фильмның төшерелгәне юк иде әле», дисәк тә, тагын шуны әйтергә кирәк: бу – чынбарлыкка нигезләнгән нәфис фильм. Документаль фильм түгел. Димәк, һәр кадрына ышанып утырырга кирәкми. Ләкин белгечләр әйтүенчә, сериалда күрсәтелгәннәрнең 10 проценты гына дөрес булса да, 1986нчы елгы фаҗиганең никадәр коточкыч булганын аңлыйсың. Ә аның кадәр генә дөреслек фильмда бар да бар.

…1988нче елның 26нчы апрель төнендә Мәскәүдә галим Валерий Легасов магнитофон тасмасына фикерләрен яздыра. Бу – химик, Чернобыль станциясендәге шартлауның никадәр куркыныч булуын беренчеләрдән булып әйткән һәм, урынга барып, авария нәтиҗәсен туктатуда катнашкан кеше. Соңрак, Чернобыльдә авариянең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклагач, советлар берлегендәге барлык атом-электр станцияләрендә дә бер үк төрле хилафлык барлыгын һәм аларга да шартлау куркынычы янавын кычкырып әйтә алган кеше. Шул сәбәпле эшеннән читләштерелгән, хакимият басымына дучар булган һәм 1988нче елда (шушы магнитофонга яздырып бетергәч) үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган шәхес…

Ә әлегә ул магнитофонга яздыра: Чернобыль фаҗигасендә төп гаепле дип табылган станциянең баш инженеры урынбасары Анатолий Дятловка 10 ел төрмә җәзасы гына бирелде, чынлыкта аңа үлем җәзасы бирелергә тиеш иде, ди. Шуннан соң магнитофон язмасын урам яктагы вентиляция чокырына яшереп куя һәм үзенә кул сала. Аның ул язмалары чынбарлыкны ачыклауда зур роль уйнаган. Аннары вакыйгалар 1986нчы елга – авария булган төнгә һәм аннан соңгы көннәргә әйләнеп кайта…

Без Чернобыль фаҗигасе турында бик аз беләбез. Сериалны карагач, шулай икәнен тагын да яхшырак аңлыйсың. Тарих дәресләрендә дә «фәлән елны авария булган» дип әйтеп кенә кителә. Күпчелек статистикада да Чернобыль фаҗигасендә 31-33 кеше үлгән дип тора! Чынлыкта, фаҗига миллионлаган гомерне өзгән: кемдер шартлаудан соң озак тормый үлгән, кемдер нурланыш алу сәбәпле бер-ике елдан бакыйлыкка күчкән, йөкле хатыннарның балалары үле туган, аварияне туктатуда катнашканнарның күбесе рактан интегеп җан биргән.

Күпме генә яшерергә тырышсалар да, Чернобыль фаҗигасен яшереп калып булмаган. Ә менә 1957нче елның 29нчы сентябрендә «Маяк» химкомбинатында булган аварияне (Кыштым авариясе) күпме яшереп йөрткәннәр бит. Авария булганын 1989нчы елда гына таныганнар! Әле хәзер дә бөтен мәгълүматны белеп бетермибез.

ЧЕРНОБЫЛЬГӘ – ЭКСКУРСИЯГӘ

Таякның ике башы бар. «Чернобыль» сериалы 1986нчы елда булган авариягә игътибарны гына җәлеп итеп калмады, фаҗига булган урынга туристлар агымын да юнәлтте. Шушы фильмны караган кешеләрнең ул җирләрне үзләре барып күрү теләге арткан. Интернетта «Чернобыль-тур»лар тулып ята. «Серле урын, искиткеч картина, бөтенләй башка дөнья» дип кызыктыра оештыручылар.

Мәсәлән, бер көнлек турның бәясе: Украина гражданнарына – 59 доллар (якынча 3800 сум), башка ил гражданнарына – 149 доллар (якынча 9400 сум). Әле моңа ашау, арендага дозиметр алу бәяләре кермәгән. Экскурсиядән соң, Чернобыльдә булуны раслый торган сертификатлар бирелә, диелгән сайтта. Анысы нәрсә өчен икән инде? Мин үз теләгем белән радиацияле җирдә булып кайттым, дип мактану өченме? Радиация дигәннән, оештыручылар «Чернобыльдә бер көн булганда самолетта 1 сәгать очкандагы кадәр генә радиация нурланышы аласыз, мондагы радиация бер тапкыр флюорография ясаткандагы нурланыштан – 160, тулы компьютер томографиясе үткәндәгедән 3600 тапкырга кимрәк» дип тынычландыра. Шул ук вакытта техниканы җиргә куярга, ярамаган җиргә басарга, бина эчләренә керергә ярамый, дип кисәтеп куялар.

Ләкин хикмәт бит радиация алу куркынычында гына түгел. Хәзер интернетта #Чернобыль дип җыеп карасаң, үле шәһәр фонында елмаеп басып торган кешеләр фотоларына тап буласың. Шәрә фотосессия оештыручылар да бар. Миллионлаган гомерне өзгән фаҗига урынында бу! Фактларны белү генә җитми, аңлау да кирәк шул. Ә аңларга өйрәтмиләр…

Украина Чернобыльне рәсми рәвештә 2011нче елда гына ачты. 2018нче елда шәһәрдә 70 мең турист булып киткән. Сериал чыкканнан соң, фаҗига урынын барып карарга теләүчеләр 30 процентка арткан, дип хәбәр итә «Reuters» агентлыгы.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Конституция буенча, Русиядә цензура юк. Ләкин чынлыкта ул бар һәм кино өлкәсенә дә кагыла. Русия Мәдәният министрлыгыннан прокат таныклыгы ала алмаган, ягъни безнең илдә тыелган фильмнарны барладык.

  1. «Сталинның үлеме», 2017 (Бөекбритания-Франция).

Комедия жанрындагы әлеге фильмга Русия Мәдәният министрлыгы башта прокат таныклыгы биргән иде. Ләкин премьерага берничә көн кала, таныклыкны кире алды. Фильмны советлар берлегеннән мыскыллап көлү дип кабул итәргә мөмкиннәр, дип аңлатты моны чиновниклар.

  1. «Номер 44», 2014 (АКШ, Бөекбритания, Чехия һәм Румыния).

Фильм сюжеты балаларны үтерүче серияле педофилны эзләүгә корылган. Бу җинаятьченең прототибы – советлар берлегендә яшәгән һәм барлыгы 56 кешене үтерүен таныган маньяк, педофил Андрей Чикатило. «Тарихи фактларны бозуы, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы вакыйгаларны бик үк дөрес булмаганча күрсәтүе» сәбәпле Русиядә тыелган.

  1. «Августта 5 көн», 2011 (Грузия-Америка).

2008нче елда Көньяк Осетиядә булган сугыш турында. Вакыйгалар Америка журналисты, аның операторы һәм Грузия халкы тарафыннан сөйләнелә. Фильмны төшерүчеләр Русиядә прокатка рөхсәт бирелмәячәген алдан ук белгән, күрәсең, шуңа күрә прокатка чыгарга тырышып та карамаганнар.

  1. «Интервью», 2014 (Америка).

Фильм сюжеты буенча, ике журналист Кореяга – Ким Чен Ыннан интервью алырга бара. Комедиядә Ким Чен Ын халыкны ачлыкка дучар иткән, дельфиннар белән сөйләшә торган фантастик зат итеп сурәтләнә. Бу фильмны АКШның да берничә кинотеатрында гына күрсәткәннәр. Ә Русия Мәдәният министрлыгы «без фильмның лицензиясен сатып алырга гариза бирмәдек тә» дигән белдерү белән чыкты.

  1. «Онытырга кушылган», 2014 (Русия).

1944нче елда чеченнарны һәм ингушларны депортацияләү турындагы фильм. Вакыйгалар НКВД хезмәткәрләренең Хайбах авылындагы халыкны кыруына нигезләнгән (кайбер тикшерүчеләр бу вакыйганы уйлап чыгарылган дип бара. – Авт.). Русия Мәдәният министрлыгы, «милләтара низаг тудыра» дип, әлеге фильмга прокат таныклыгы бирмәгән.

Чыганак: zen.yandex.ru

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Башлар каткан – нинди һөнәр сайларга?..»

Бу атнада «Ай-һай хәлләр: нинди һөнәр сайларга?» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде. Унар куплет язып җибәрүчеләр дә бар. Аларны тулысынча бастырсак, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә кыскартып кына бирәбез.

Катнашучылар бик күп булса да, җиңүчеләр икәү генә. Бу айда алар – Кукмарадан Галиәхмәт Гатин һәм Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова. Котлыйбыз! Һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Чираттагы бәйге темасын киләсе ай башында игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

Нинди һөнәр сайласаң да,

Кайда гына эшләсәң дә,

Иң мөһиме – син һөнәрле,

Иң мөһиме – син кирәкле.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Ай-һай хәлләр, башлар каткан,

Нинди һөнәр сайларга?

Укып чыкканнан соң язмыш

Ташлар тагын кайларга?

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Һөнәрләрнең юктыр начарлары,

Өстенлек бир күңелең тартканына.

Җан яраткан эшне башкарганда

Яшәү яме отыры арта гына.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Укып һөнәр сайласаң да,

Юк бит аның эше.

Себергә чаклы китә,

Эш эзләп кеше.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Һөнәрем бар, дипломым да,

Ләкин аның эше юк.

Бу бәладән Русиядә

Зарланмаган кеше юк.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Кем булырга?

Инженермы, табиб, рәссаммы?

Баш ватып үтә төнем.

Очучы булмам, булсам –

Һавада үтәр көнем.

Юк! Укытучы булу – хыялым.

Үз телемә хөрмәтем зур,

Укытам татар телен!

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Ай-һай хәлләр, башлар катты:

Нинди һөнәр сайларга?

Әллә ялланып эшлисе

Микән түрә байларга…

Бик тиз генә бирешергә,

Без дә ишәк түгелбез.

Саулык кына какшамасын,

Кем булырга белербез!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Хәзер яшьләр акчага табына,

Нинди һөнәр – бик мөһим түгел,

Эшче куллар гаять кирәк чакта

Шундый хәлләр – борчыла күңел.

Гомер буе җиңел хезмәт эзләп,

«Озын берлек» теләп чапмагыз.

Кирәкле һөнәрләр үзләштереп,

Курыкмыйча, горур атлагыз!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

БДИне яхшы бирдем,

Башларым инде каткан.

Кем булырга? Кем булырга?

Төннәрен уйлап ятам.

Әти эшли ике эштә,

Әни дә кимен куймый.

Акчасыз укып булмый, дип,

Әби пенсия туплый.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Ай-һай хәлләр, үзең өчен

Нинди һөнәр сайларга?

Менә шундый бурыч тора

Кызларга, малайларга.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии