2017нең җәе ниләр күрсәтте?

2017нең җәе ниләр күрсәтте?

Кеше нәрсә турында сөйләшергә белмәгәндә сүзне һава торышына бора, диләр. Ә быел теләсәк тә, теләмәсәк тә бөтен сөйләшер сүз һава торышына барып ялгана. Атна саен диярлек йә боз явып китә, йә көчле җил чыга, гарасат куба, йә температура бөтенләй түбән тәгәри. Гадәти булмаган җәйнең ике ае үтте – берникадәр нәтиҗә ясап алсак та була торгандыр.

Чирмешән, Лениногорск, Нурлат, Әлки, Әлмәт, Азнакай, Питрәч, Балык Бистәсе… Хәер, саный китсәң, быелгы табигать бәла-казаларыннан зыян күрмәгән берәр район калдымы икән? Кайсыберләренә бигрәк каты эләкте: гарасат агачларны, баганаларны аударды, йортларга, биналарга зыян салды. Давыл булды дип хәбәр килмәгән районнарда да май белән июньнең чагыштырмача салкын булуы, урыны белән боз явып киткәләве, көчле яңгырларның күплеге үз эшен эшләде, бакчаларга, үсемлекләргә шактый зарар китерде.

ТЕЛӘЧЕГӘ ДӘ КАГЫЛДЫ

Июльгә кергәч, атна-ун көн тирәсе җылы көнгә тиенгән идек. Ә 18е көнне Теләче районыннан хәвефле хәбәр килеп иреште. Олы Мишә авылында давыл булган. Кичке сәгать 4ләр тирәсендә чыккан көчле җил биш минут эчендә җиде хуҗалыкның каралты-кура түбәсен куптарып ташлаган, бакчадагы яшелчәләрне кырып бетергән һәм мәчетнең манарасын аударган. Сүзләре артыннан ук фотолары да килеп иреште: чыннан да, бармак башы кадәрле боз яуган, чыннан да, мәчет манарасыз калган. Шул көнне шул ук сәгатьтә без күршедәге Саба районында йөрдек. Анда яңгыр гына сибәләп үтте, бернинди дә давыл булмады.

– Ленин һәм Мәктәп урамнарына зыян килде, Тукай урамында ут линиясе өзелгән, агачлар ауган иде. Авыл халкы белән бергәләп җыештырып бетердек. Мәчет манарасы юлга аркылы авып төшкән иде. Аны да сүтеп куйдык. 1995нче елда салынган мәчет, манарасы агачтан. Шактый вакыт үткән бит инде, мондый көчле җилгә каршы тора алмагандыр. Авыл халкы бирешми, бәрәңгесез калырбыз дип тә кайгырмый. Яңадан тернәкләнеп үсеп китәр Ходай кушса. Мәчетне дә тиз арада сафка бастырырбыз дип уйлыйбыз. Әллә нинди эшләр эшләгән бар, монысын да булдырабыз, Аллаһ боерса, – дип сөйләгән давылдан соң икенче көнне Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов «Интертат.ру» хәбәрчесенә.

Олы Мишә авылы халкына гарасаттан никадәр зарар күргәннәрен яхшылап санарга кирәк әле. Ә җәй башында ук көчле давыл кичергән районнар килгән зыянның суммаларын үз хисапларында яңгыратты инде. Мәсәлән, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Нурлат районы комиссиясе рәисе Әсгать Габдуллин әйтүенчә, июнь башында узган гарасат Нурлат районына якынча 20 миллион сумлык зыян китергән.

«ИКЕ ГАРАСАТ КИЧЕРДЕК»

Татарстанда беренче гарасат Чирмешән районында узды, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Биредә таякның авыр башы ике авыл җирлегенә – Чирмешән һәм Иске Үтәмеш җирлекләренә төште. Иске Үтәмеш авылына караган Югары Чагадай авылы хәтта ике тапкыр гарасат күрде: берсе май ахырында, икенчесе 1нче июнь көнне. Гарасат җимерекләрен тәртипкә китереп бетерә алганнармы, түбәсез калган мәктәп, медпункт, мәчетне нишләткәннәр, зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм булганмы – шул сорауларга җавап табу өчен, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Миңголов белән элемтәгә кердек.

« Давыл туздырганнарны тәртипкә китереп бетердек дисәк тә була. Икенче гарасаттан соң, район бюджетыннан 468 мең сум бүлеп бирделәр. Килгән зыянның дәрәҗәсенә карап, ул акчаны хуҗалыкларга тараттык. Аннары калай кайтты. Кемнең йорты зыян күргән, аларга бушлай калай өләштек. Кайберәүләр үз акчасына түбә тотып куйган булсалар да, ул калайны барыбер бирдек, аны нәрсәгә тотасын үзләре хәл итәчәк инде. Якын арада республикадан тагын акчалата ярдәм кайтырга тиеш, диделәр. Медпункт белән мәктәпне төзекләндерергә шулай ук район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Аларның түбәләре ябылды, пластик тәрәзәләр куелды, эчке эшләр генә калып бара. Җил түбәсен алып аткач, эчке яклары да шактый зыян күргән иде бит. Ике йорт бик каты зыян күргән иде, аларга ике оешма ярдәм күрсәтте. Гомумән, ярдәм күп булды. Зыян күргән кешеләргә оешмалар да, халык та, нефтьчеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Җимерекләрне өмәләр оештырып җыештырдык, хәтта район хакимиятеннән дә кешеләр килеп, өч көн буе безгә булышып йөрде. Үзебезнең трактор бар, чүпне шуның белән түктек. Гарасат электр белән газга бик каты зыян китергән иде. 20ләп тимер һәм бетон электр баганасы ауды бит. Тирә-як районнардан да килделәр, алты бригада төн чыкканчы электр белән газны тоташтырды», – дип сөйләде Рафис әфәнде.

ГАРАСАТНЫ КЕМ «ТУДЫРА»?

Быелгы җәй турында сөйләгәндә синоптиклар гына түгел, гади халык та «аномаль» дигән сүзне кыстырырга гадәтләнеп китте. Гадәттән тыш дигән сүз ягъни. Һәм һәр кеше дә диярлек һава торышының кисәк үзгәрүенең сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Капка төбендә утыручы әбиләр быелгы җәйне «ахырзаман якынлаша» дип бәяләсә, метеорологлар глобаль җылытуны гаепли. Ә һәрнәрсәдә сәясәт эзләүчеләр башка версияне алга сөрә: Татарстан һәм гомумән Русия өстенә бер-бер артлы гарасатлар килеп торуы дошманнарның климатик корал куллануы нәтиҗәсе түгелме икән янәсе.

Климатик корал куллану халыкара конвенцияләр тарафыннан тыелган. Тик бу әле кайдадыр мондый корал җитештерелеп ятмый дигән сүз түгел. Бәлки, җитештерелә дә торгандыр. Мисал өчен, хәзер зур бәйрәмнәр вакытында яңгыр болытларын куып тарату модага кереп китте. 9нчы майда Мәскәүдә уза торган парад алдыннан берничә самолет шулай болытларны таратып йөри. Үзебезнең Казанда да бу технологияне кулланып, яңгырны куу очраклары булды, бу ысул быел гына кулланылмады. Болар да үзенә күрә бер климатик корал бит инде – климатны ук булмаса да, һава торышын үзгәртә. Ә бездән куып җибәрелгән болытлар икенче җиргә барып җитә дә, анда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин – «болыт куучылар» никтер шул турыда гына уйлап карамый. Бездә рәхәт булсын, калганы өчен эч пошмый…

«Заманында «болыт куу» системасы хәрби максатларда куллану өчен уйлап табылган булган. Ә хәзер «һава торышын үзгәртә торган» бихисап оешма бар, шактый кыйммәт бәягә үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай бу. Һава торышын үзгәртү буенча әллә нинди тәҗрибәләр үткәреп яталар һәм аларны беркем контрольдә дә тотмый. Шундый тәҗрибәләрдән, әйтик, бер-берсенә каршы килә торган циклоннарга химик матдәләр сиптерүне атарга була. Ике циклон кушылгач, бу химик матдәләр үзара реакциягә керә дә шул кушылган җирдә көчле гарасат куба. Шул рәвешле көчле яңгырны да, әллә нинди давылларны да «тудырып» була», – дип фикерен белдерде хәрби галим Андрей Шалыгин «Аргументы и факты» газетасына. Һәм май ахырында Мәскәүдә 16 кешенең гомерен өзгән гарасатны да шушындый ясалма рәвештә барлыкка китерелгән дип шикләнүчеләр бар.

Бәйгегә нәтиҗә

«Гаделлекне саталар, ди, ике потын йөз меңгә…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: Русиядә гаделлек бармы?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлеше узган саныбызда басылды, бер өлешен бүген бирәбез. Бу айның җиңүчеләре итеп, Балтачтан Алисә Әүһәдиеваны (шигыре узган атнада басылды) һәм Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗановны билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Бәйгебезнең чираттагы темасын ай башында, ягъни киләсе саныбызда игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

Гаделлекне Русиядә

Яшерделәр еракка.

Дөреслекне эзлибез бит

Сүриядә, Гыйракта.

Судьядан, прокурордан

Эзләмә син дөреслек.

Русияне басып алды

Коррупция, хөсетлек.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Гаделсезлек дигән дошман

Илемдә нык таралган.

Ә гаделлек гел юк түгел,

Ул дефицит булып калган.

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Гаделлеккә ирешергә теләп,

көрәште ул гомер буена.

Тик гаделлек дигән изге «гадәт»

керми түрәләрнең уена.

Гаделлек бармы, дип сорама.

Юклыгын беләсең, югыйсә.

Флюгер ише ялт борыла –

кайсы як-тарафтан җил исә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Колхоз базарына бардым,

Бәрәңге алырга дип.

Алуын алдым,

Тик йөз тәңкәгә

Сатучы алдаган бит!

Кире бардым, мәйтәм, китер

Урлаган йөз сумыңны.

Күз дә йоммый: «Алмадым», – ди.

Тоталмадым мин бурны.

И Мәйсәрә, гаделлекне

Син базардан эзләмә.

Базарда каян булсын ди,

Булмагачтын илендә!

МӘЙСӘРӘ апагыз,

Арча районы

«Гадел Русия» фиркасендә

Гаделләр дә бар микән?

Хакимиятне яулау өчен

Реклама гына микән?

Русия бик киң булса да,

Гаделлеккә урын тар.

Гаделлекне яклаучыбыз –

Әле дә «Безнең гәҗит» бар!

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Ай-һай хәлләр: кемдер байый,

Кем ач яши, кемдер тук.

Русиядә гаделлек бармы?

Бу сорауга җавап юк.

Русия җирлегендә туган

Урлаша бала чактан.

Хыялда йөргән гаделлек

Булмаячак беркайчан!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии