Эшче һөнәрләрне зурлый торган чемпионатка «койрык» җитмәде

Эшче һөнәрләрне зурлый торган чемпионатка «койрык» җитмәде

Бу арада Казан WorldSkills дип гөрләп алды. Хәер, эшче һөнәрләр чемпионаты турында сөйләшүләр, аны рекламалау берничә ел элек үк – аның Казанда үтәчәге билгеле булуга башланган иде.

ФАЙДАЛЫ ЧЕМПИОНАТ

Без мондый дөньякүләм ярышларны күреп ияләшкән инде. 2013нче елда Казанда Универсиада үткән иде, 2015тә – су спорты төрләре буенча чемпионат, 2017дә – футбол буенча конфедерацияләр Кубогы ярышы, 2018дә – футбол буенча дөнья беренчелеге. Тик «ворлд скиллс» – спорт ярышы түгел. Монда «2 сәгать буе бер туп артыннан йөгереп йөри һәм шуның өчен миллионнар ала торган» (күпләр шулай дип атый!) спортчылар түгел, урта һөнәри уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар катнаша. «Ворлд скиллс» чемпионатының асылы – эшче һөнәрләрнең данын күтәрү, хезмәт кешесен зурлау. Шуның белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте дә инде ул.

Чемпионатта барлыгы 56 юнәлеш (аларны компетенция дип атыйлар) буенча ярыштылар. Әйтик, «Прототиплар җитештерү» дигән компетенция бар иде. Анда Татарстаннан Айдар Минеев исемле егет тә катнашты. Бирем мондый: агачтан су асты камерасының прототибын – кечерәйтелгән үрнәген 22 сәгать эчендә ясарга кирәк. 22 сәгать тоташтан эшләмисең, әлбәттә. Көн саен күпмедер сәгать эшлисең, вакыт чыккач, эшләрне калдырып торасың. Эшләнмәнең нинди үлчәмдә булырга, нинди параметрларга туры килергә тиешлеге язылган – шуннан тайпылырга ярамый. Экспертлар, эшләрне тикшергәндә, миллиметрлап үлчи. Бу компетенциядә Япониядән килгән бер кыз да көчен сынап караган.

«Мобиль робототехника» компетенциясендә катнашучылар компьютер программалары ярдәмендә робот ясарга тиеш иде. «График дизайн» юнәлеше буенча көч сынашучыларга төрле биремнәр бирелде: брошюра, визитка, компания логотибын, дару кабын, шешәгә ябыштырыла торган этикетка ясау, мәсәлән. «Бетон төзелеш эшләре» компетенциясендә 22 сәгать эчендә 2 бетон дивар корып куярга кирәк иде. Ничек булдыра алдың – шулай кордың түгел, әлбәттә. Монда да билгеле бер параметрлар бар.

Чемпионатның файдасы, дигәндә… Универсиада, футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң казанлыларга тигез юллар, матурланган тукталышлар, стадионнар калган булса, «ворлд скиллс»тан соң урта һөнәри уку йортларына җиһазлар калачак. «Ворлд скиллс» мәйданнарын эш кораллары, кирәкле җайланмалар белән АКШның StanleyBlack and Decker компаниясе җиһазландырган.

Һәм, иң мөһиме, «ворлд скиллс» эшче һөнәрләрнең абруен арттырыр, абруй белән беррәттән, кул көче белән хезмәт куючыларның акчасы да артыр, дип ышанасы килә. Алайса безнең илдә һаман да югары белем алу турында диплом культы бит.

Чемпионат нәтиҗәсе буларак, Русиядә олы яшьтәге кешеләрне WorldSkills стандартлары буенча төрле эшче һөнәрләргә әзерләү программасы пәйда булачак. Мәсәлән, эш таба алмый тилмереп йөргән 50 яшьлек абзыйларны мобиль роботлар ясарга өйрәтәчәкләр. Монысы да әйбәт бит. Бердән, эшче куллар арта. Икенчедән, абзыйлар да эшле була. Якын киләчәктә Русиядә 150 мең кешене «ворлд скиллс» стандартлары буенча укыту ниятләнә икән.

БЕР «Ң» ХӘРЕФЕН ЖӘЛЛӘГӘННӘР…

Татар газетасы буларак, нинди генә чара уздырылса да, беренче чиратта андагы татарлыкка игътибар итәбез, татарчаны эзлибез бит инде. «Ворлд скиллс»та да эзләдек. Ачылу тантанасында төп персонажлар өчпочмаклар иде. Шоу башында төрле илләрнең вәкилләрен өчпочмак рәвешендә киенгән кешеләр ияртеп алып чыкты. Татарлык шуның белән шул. Дөрес, алары да әллә нинди космик өчпочмаклар иде аның. Онытканбыз икән: Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев «Хәерле кич!» дип исәнләште, дөньякүләм WorldSkills хәрәкәте президенты Саймон Бартли «Сәлам!» дип татарча сәламләде. Бетте. Ачылу тантанасында бер генә татарча җыр да яңгырамады. Зур итеп «Киләчәк синең кулыНда» дип язып куйганнар иде куюын. Тик анда да «кулыңда» дигәндә «Ң» хәрефен жәлләгәннәр, койрыксыз «н» гына куйганнар. Югыйсә «синең» дигәндә дөрес итеп «ң» белән язганнар бит. Нүжәли шул бер җөмләне тикшереп чыгучы, дөресләүче табылмады икән?! Нүжәли шундый дөньякүләм чаралар вакытында татар телле берәр белгеч яллап булмый инде?..

Ярышлар Казан читендәге «Казан Экспо» комплексында узды. Үзебез бармадык, шунда барган бер журналисттан татарлык турында сораштык. «Язулар өч телдә дә язылган. Ләкин татарчасы хаталы инде. «Киләчәк синең кулыңда!» дигән гади генә җөмләне дә хатасыз яза белмәгәнне, катлаулы компетенция атамаларын дөрес тәрҗемә итүләрен көтмәгән дә идек. Татар җырлары яңгырап торды анысы. Фольклор ансамбльләре милли киемнәрдән килеп чыгыш ясады. Сатуда татар ризыклары бар иде. Ярышлар вакытында, Татарстаннан булган катнашучылар республика әләмен элеп куйды. Шулай ук Татарстан турында мәгълүмат язылган стенд бар иде. Волонтер егет-кызларның да күбесе татар. Ләкин монда татарча сөйләшмиләр инде. Монда урыс теле дә әз әле, күбрәк инглизчә сөйләштеләр», – дип аңлатты ул.

Оештыручылар, бәлки «Африкадан, Европадан килгән кешеләр барыбер татар телен белми, ничек тә ярар» дип карагандыр. Ләкин бүген африкалылар да татар телен өйрәнә (Илсөя Бәдретдинова белән җырлап йөргән Оливерны гына алыйк!), японнар, америкалылар татар телен өйрәнәләр. Ә без монда дөрес итеп «ң» хәрефен дә яза белмибез. «Койрык» кына, дип карамыйк. Зур проблемалар шул кечкенә генә «койрык»тан башлана инде ул…

Мондый зур чараларның бюджеты халыкны да, журналистларны да кызыксындыра. Ләкин «ворлд скиллс»ның күпмегә төшкәнлеге сер итеп саклана. Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голиковага да журналистлар «күпмегә төште?» дигән сорауны биргән иде. Голикова «федераль казнадан акча бүлеп бирелде, шактый зур акчалар» дигән җавап белән генә чикләнде, төгәл сумманы атамады. Һәм уенын-чынын бергә кушып: «Без бу чемпионатка күпме акча тотканны санамыйбыз», – дип өстәп куйды. Аңлашыла ки, чыгымнарның бер өлешен Татарстан каплаган. Шулай ук иганәчеләр ярдәм итүе дә билгеле. Иганәчеләр – үзләренә эшче көчләр эзләүчеләр, ягъни чемпионатта катнашкан яшьләрне киләчәктә үз оешмаларында эшче итеп күрергә теләүчеләр. Матбугат чаралары язуынча, иганәче оешмалар чемпионатны уздыруга якынча 2,7 млрд сум акча биргән.

САННАР

– Быелгы дөньякүләм WorldSkills чемпионатында 63 илдән 1354 конкурсант катнашты. Алар барлыгы 56 һөнәрдә (компетенциядә) ярышты;

– Русиядән барлыгы 65 катнашучы иде, шуларның 14е – Татарстан урта һөнәри уку йортларыннан;

– Катнашучыларның эшен 1300дән күбрәк эксперт бәяләде;

– «Казан Арена»да узган ачылу тантанасында стадион тулы иде. Ә анда 45 мең кеше сыя;

– WorldSkills чемпионатында 22 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар катнаша. Кайбер компетенцияләрдә генә 25 яшькә кадәр катнашырга ярый;

– Ярышларга берничә ел дәвамында әзерләнәләр. Үз эшенең чын остасы булу өчен, 5 ел әзерләнергә кирәк дип санала.

– Чемпионатка дип, кулга кергән шырпыны чыгара торган 2 меңләп җайланма сатып алганнар. WorldSkills таләпләрендә язылганча, мондый җайланма мәҗбүри рәвештә булырга тиеш;

– Оештыручылар 150 мең бит кәгазь, «Сантехника» компетенциясендә ярышучылар өчен – 30 мең винт, «Ресторан бизнесы» компетенциясендә ярышучылар өчен 1000 коктейль таякчыгы, кондитерлар һәм пешерүчеләр өчен – 450 баш киеме, флористлар өчен 24 мең чәчәк сатып алган;

(Төрле чыганаклардан алынды)

ФИКЕР

Дөньякүләм чемпионат булгач, Казанга чит илдән дә бик күп журналистлар килде. ТАСС агентлыгы коллегаларның үз матбугат чараларында ниләр язуын һәм сөйләвен күзәткән.

Һиндстанның Press Trust of India басмасы журналисты Намита Тевари: «Казанга беренче тапкыр килүем. Искиткеч шәһәр! Матур урыннар бик күп, мәдәнияте бай, кешеләр яхшы. Шәһәрдә берничә халыкның мәдәнияте кушылган булуы бик ошады».

Көньяк Африканың SABC иҗтимагый телерадиокомпаниясе журналисты Золека Кодаше: «Мин элек Русия турында, анда берничә мәдәният һәм диннең бердәм булып яшәве турында бернәрсә дә белми идем. Монда шуның хәтле күп мөселман бар дип тә уйламадым. Ә алар күп икән Казанда! Моңа бик сөендем».

Франциянең Region Nouvelle Aquitaine басмасы журналисты Марина Косине: «Иң истә калганы – делегацияләрнең бик күп булуы. Һәм ачылу тантанасы. Бик масштаблы матур шоу тамаша кылдык. Бик тиз генә булса да Казан Кремлен дә күрә алдым. Бик матур шәһәр. Русиягә хас булганча, һәйкәлләр бик күп».

Европаның Wellantcollege VHG басмасы репортеры Вайнека Вейтеринг: «Кешеләр бик ошады, бигрәк тә яшьләр – ярдәм итәргә генә торалар. Кремльне дә бик ошаттым, аның тирәсендәге биналар «Диснейленд»ны хәтерләтә».

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

Кредитка батып, торак алсаң…

Бүген «Ай-һай хәлләр: торак» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз.

Катнашучылар бик күп булса да, җиңүчеләр икәү генә. Бу айда алар – Казаннан Нәкыйп Габделбәр һәм Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле. Котлыйбыз! Һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Кредитка батып, күршем

Торак алды кызына.

Инде бүген акчасы юк

Ипиенә, тозына.

Үз торагын, аңламыйча,

Куйган булган залогка.

Хәзер подвалда яши ул

Үзе эшләгән заводта.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Авылда торагы бар – эше юк,

Эшләсәң – эш хакы юк.

Эш хакың алырга җитә

Ике аякка бер оек.

Шәһәрдә эше булса да,

Эше бар, торагы юк.

Торак өчен түләргә

Җитәрлек эш хакы юк.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Бу дөньяда гомер буе бертуктаусыз

Шул эш били яшебезне-картыбызны:

Яңартабыз, киңәйтәбез, матурлыйбыз

Вакытлыча яши торган йортыбызны.

Аллаһ кушкан гамәлләрне оныттыра,

Алдый дөнья, адаштыра күбебезне.

Уйламыйбыз, кайгыртмыйбыз Ахирәттә

Мәңге-мәңге яшәячәк өебезне.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Баш бәласе иттеләр

Бу торак мәсьәләсен.

Аның һәрчак акчага

Терәлгәнен беләсең.

СССРда да тораклы

Булу булды мәшәкать:

Бер урында кырык өч ел

Эшләгәч алдым фәкать.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Фатир кыйммәт, аны сатып

Алучылар бик сирәк.

Аның өчен зур акчалар

Табыштырырга кирәк.

Шөкер инде, СССРда

Ярый фатирлар алдык.

Ишәк кебек эшли-эшли,

Сәламәтлекне җуйдык.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Мин бай кәләш, фатир яхшы,

Ир-атлардан тынгы юк!

Әзергә-бәзер яшәргә,

Йортка керәм, диюче күп.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Ай-һай хәлләр, тулай торак

Вакытларын да күрдек.

Бараклар да баштан үтте,

Авырлыкларга түздек.

Торак гомер буе кирәк,

Йөреп күп вакыт уза.

Үз куышың булдырганчы

Сәламәтлегең туза…

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии