Халыкны айныталар: бәя арта, вакыт чикләнә, дәүләт кесәсе калыная...

Халыкны айныталар: бәя арта, вакыт чикләнә, дәүләт кесәсе калыная...

Русия Президенты Владимир Путин алдагы өч ел дәвамында алкогольгә акцизларны ел саен дүрт процентка арттыруны күздә тоткан канунга кул куйды. Илебездә спиртлы эчемлекләр, ким дигәндә, 12 процентка кыйммәтләнергә тиеш, дигән сүз бу. Халыкның айлык кереме артмаган очракта, исерткеч эчемлекләрне һәркем дә сатып ала алмаячак. Айныйбыз, димәк?. . 
Шунысы кызык, 2023нче елда этил спиртының өлеше 9 проценттан артык булган алкоголь продукциясенә ставка бер литр өчен 613 сум тәшкил иткән булса, 2027нче елда дәүләт 728 сум алырга планлаштыра, ә бу 18 процентка арту дигән сүз. Аңлашыла ки, инфляция, ничек кенә булмасын, салым күләмен ашый. Ул үзенең функциясен үтәвен дәвам итсен өчен, аны даими рәвештә индексацияләргә туры килә. Әмма инфляция салымга гына түгел, продукциянең үзенә дә тәэсир итә. Татарстан Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел республика бюджетына акцизлардан кергән акча 17, 3 млрд сум тәшкил иткән. Ә 12 процентка үсеш казнага ике миллиард сумнан артык акча китерәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2023нче елда Татарстан казнасына 600 млрд сум акча кергән иде. Айнып кына калмыйбыз, байыйбыз (баетабызмы шунда... ) да икән, җәмәгать!
– Советтан соңгы чор дәвамында акциз ставкалары якынча 10 процентка артты, – дип саный «Алкогольнең федераль һәм төбәк базарларын тикшерү үзәге» проекты авторы Вадим Дробиз. 
Аның фикеренчә, 2014нче елда ук Русия халкы төгәл ике социаль төркемгә бүленгән: легаль исерткеч эчемлек кулланучылар һәм легаль булмаганны эчүчеләр. Керемнәре яшәү минимумыннан артмаган кешеләр барыбер легаль булмаган яки, башка сүзләр белән әйткәндә, акциз салынмый торган алкоголь продукциясен эчәчәк. Аракы кыйммәтләнгәнме, юкмы – аларга барыбер. Кибеттән алкоголь сатып алырга күнеккән кешеләрнең «суррогат»ка күчүе икеле. 
– Бернинди куркыныч та юк. Акциз ставкасының 5-7 процент чигендә күтәрелүе халыкны борчуга салмый. «Мужик»ларның бик азы гына айга биш шешә аракы эчә. Түбән хезмәт хакы булган ир-ат өчен биш шешә аракы, күп дигәндә, 100 сумга кыйммәтләнәчәк. Ул моңа гына түзәрме? Түзәр, әлбәттә! Ә бюджетка күбрәк акча керәчәк, – ди спикер. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алкоголь продукциясенә бәя акциз индексациясенә кадәр үк үсә башлады. Татарстанстат күрсәткәнчә, май аенда алкоголь 3, 5 процентка кыйммәтләнгән. 2023нче елның декабрендә аракының литры 633 сум булса, быелгы июльдә литры 672 сумга, ягъни ярты ел эчендә 5 процентка арткан. Гомумән алганда, бу рәсми инфляциядән азрак. Аракыга бәяләр аерым позицияләр буенча 300 сумнан 380 сумга кадәр, яки 26 процентка, ә урыны белән күбрәк тә үскән. 
СЫРАСЫ ДА КЕСӘНЕ СЫРЛЫЙ
Татарстанда сырага да бәяләрнең артуы теркәлгән. Күбекле эчемлекнең кыйммәтләнүен тулаем ил буенча да билгеләп үттеләр. Сыра җитештерүчеләр фикеренчә, бәя артуның төп сәбәбе – гомуми инфляция һәм чималга, материалга, комплектлаучы әйберләргә, логистикага бәя арту. 
– 2024нче елның май башыннан Русиядә бер шешә сырага бәя уртача 10-15 сумга артты. Бу берничә факторга бәйле. Беренчедән, шешәләрне һәм банкаларны мәҗбүри маркировкалауны кертү җитештерүчедән җиһаз һәм код салу процессына өстәмә чыгымнар таләп итә. Икенчедән, чит ил товарларына бәйлелек җитештерүчеләрне халыкара базарда бәя тирбәлешенә һәм логистик проблемаларга бирешмәүчән итә, – дип сөйләде «Вечерняя Казань» газетасына «Финам» компаниясенең стратегия буенча директоры Ярослав Кабаков. 
Үзебезнең чимал кытлыгы Русия сыра җитештерүчеләре өчен җитди проблема булып тора. Сыра җитештерүчеләр ассоциациясе башлыгы Вячеслав Мамонтов мәгълүматлары буенча, Русия сыра кайнату ихтыяҗларын 3-4 процентка гына каплый. Шул ук вакытта үзебезнең колмак сыйфат ягыннан чит илнекеннән калыша. Русия чималын төп җитештерү Чабаксарда тупланган (90 процент). Моннан тыш, колмак Мари Иле республикасында, Краснодар, Алтай крайларында һәм Липецк өлкәсендә дә үстерелә. 2022нче елда колмак өчен чәчүлек мәйданнары 327 гектарга кадәр арткан, бу 2021нче елга караганда бер ярым тапкырга күбрәк. Узган ел колмак җыю 217, 6 га кадәр арткан. Ләкин бу барыбер бик аз. 
Мамонтов фикеренчә, быел 4 мең гектар чамасы җиргә чәчсәң, Русиядә сыра кайнатучыларны 2030нчы елга колмак белән тулысынча тәэмин итеп булачак. Русия сыра җитештерүчеләр Берлегендә тармакка, тулаем алганда, 20 миллиард сумнан артык күләмдә инвестицияләр кирәк дип саныйлар. Финанслау шарты белән тармак җитештерүне биш ел эчендә биш тапкырга арттырырга мөмкин. Әлегә исә сыра кайнатучылар немец һәм Америка чималына турыдан-туры бәйле. 
Хезмәт базары да киеренке хәлдә – илдә кадрлар җитми. Вәзгыять хезмәт хаклары үсешен таләп итә. Ә бу исә куллану үсешен стимуллаштыра һәм компанияләрнең хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм тотып калуга чыгымнары арта. Бер таякның ике ягы дигәндәй, куллану гына түгел, җитештерү дә зур чыгымнар сорый. 
КҮП ЭЧӘБЕЗ... МЕ?
Өстә әйтелгәннәргә карамастан, русиялеләрне бәя артуы да, сыра җитештерүнең артык кыйммәткә төшүе дә борчымый анысы. Илдә яшәүчеләр бу елның беренче яртысында гына 2, 2 миллиард шешә исерткеч эчемлек кулланган. Яшереп саткан шешәләр исәпкә алынмаган әле. Хәер, анысын санап бетереп тә булмас. 
Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә көчле исерткечне ваклап сату күләме рекорд куйган. Бу елның беренче яртысында 580 миллион литр хәмер эчелгән. Бу – узган елгыдан 27 процентка күбрәк. Сыра һәм аз градуслы башка исерткечне дә кушып исәпләсәк, 2, 2 миллиард шешә килеп чыга. Дөрес, бер яктан артса, икенче яктан кими. Илдә инде берничә елдан бирле хәмер сату күләме арту белән беррәттән, аны куллану күрсәткече кимүне дә искәртәләр. Саннар белән мактанырга яратканнарын беләбез. 
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, бу елның беренче өч аенда республика кибетләрендә 1, 48 миллион декалитр (1 декалитр = 10 литр) алкоголь эчемлек сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Ел башында хәмер сату күләме барыннан да бигрәк, Казан белән чиктәш булган Лаеш (+24%) һәм Питрәч (+20%) районнарында арткан. Аның каравы, Кайбычта спиртлы эчемлекләр сатып алучылар саны 12 процентка кимегән, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан». 
Республикада бары биш районда – Кама Тамагы, Теләче, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Әтнә районнарында гына исерткеч эчемлекләр сату артмаган. Калган районнарда сәүдә күләме арткан. Иң күп сату Югары Ослан районында 6, 2 литр күләмендә теркәлгән. 
Татарстанда уртача бер кеше башына 4, 9 литр хәмер сатылган. Спиртлы эчемлекләр арасында аракы белән сәүдә итү 1 процентка кимегән. Шул ук вакытта башка төр алкогольләрне сату үскән. 
Бездә генә түгел, ел башыннан Башкортстанда да хәмер сату арткан. Гыйнвар-март айларында сәүдә 5, 2 процентка үскән. Шул ук вакытта елның беренче өч аенда Башкортстанда алкоголь җитештерү 38, 3 процентка арткан. Кайгырырга ашыкмагыз, яхшы хәбәрләр дә бар: 2023нче елда Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 4 процентка артып, рекордлы күрсәткечкә җиткән иде. Быел бу саннар кимрәк. 
ЧИКЛӘНГӘН ВАКЫТНЫҢ ЯРДӘМЕ БУЛЫРМЫ?
Барысын анализлап булса кирәк, Татарстан Дәүләт шурасы күп-фатирлы йортлардагы җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуга вакыт чикләве кертте. Канун өлгесен депутатлар бертавыштан хуплады. 
Сүз күп-фатирлы йортларда гына түгел, торак йортлар биләмәсендәге җәмәгать туклануы урыннары турында да бара. Биредә исерткеч эчемлекләрне төнге 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр сату тыелачак. Тик канун бүгеннән түгел, ә 2025нче елның 1нче мартыннан үз көченә керә. Шул ук вакытта ресторан, кафе, барларга бу чикләүләр кагылмаячак, хәтта алар күп-фатирлы йортларда урнашкан очракта да. 
Канун өлгесен Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләде. Алар, бу чикләүләр торак йортларда яшәүчеләргә уңай шартлар тудырачак һәм җинаятьчелекне киметәчәк, дип саный. 
Канун аңлатмасында әйтелгәнчә, бүген Татарстанда күп-фатирлы йортларда 299 җәмәгать туклану урыны бар. Шуларның 54е ресторан санала. Калган 245 объект яңа тәртип нигезендә эшләргә тиеш. Аларның төп өлеше Казанга туры килә. Татарстан башкаласында күп-фатирлы йортларда 186 җәмәгать туклану урыны урнашкан, 34е – Чаллыда, 11е – Әлмәттә. 
– Бик күп бар һәм кафелар Казанның торак йортларына урнашкан. Аерым урнашканнарын бармак белән генә санарлык. Шәһәр эчендә буш җир кишәрлекләре юк – «пивнушкалар» белән тулган. Яңа йортларны проектлаганда нәкъ менә беренче катларда коммерция бүлмәләре карала, – дип сөйләде «Казанферст»ка Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова. 
Аның сүзләренчә, шундый һәр оешма да кеременең зур өлешен җомга һәм шимбә кичләрендә ала. Бизнесны саклап калу өчен кайбер кафе һәм барларга эш форматын үзгәртергә туры киләчәк. Әмма күпләр мондый үзгәрешне кичерә алмаячак, шуңа күрә аларга әлеге канун кагылмас. 
– Без бу закон аркасында шәһәрнең туристларны җәлеп итүчәнлеген югалтырга тиеш түгел. Күпләр Казанга махсус гастрономия турларына безнең шәһәрдә нәкъ менә шундый барлар барын белеп килә, – ди ул. 
Канун кабул иттек дип, шар ярып сөйләнсә дә, искәрмәләр булгач, канунның «к» хәрефенә карап торырлармы – икеле. Түрәләр үзләре үк бер шешә бәясенең артуы «мужик» кесәсен юкартмас, дип торганда, вакыт кысрыклау гына исәр илне айнытмас шул. Хәер, 2025нче елга аек акыл белән керәсе бар әле!. . 
ФИКЕР
«Ватаным Татарстан»: 
Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог: 
– Хәмер организмдагы матдәләр алмашын боза. Шуңа күрә эчүгә сабышкан кеше ашамый башлый. Бу аңлашыла да. Калорияләрен санасак, бер шешә аракы бер кәстрүл ашка тиң. Эчеп кенә тамак ялгап булгач, нигә ашап торырга соң? Шул рәвешле бәйлелек барлыкка килә, организм эштән чыга. Аракы, шәраб, сыра эчсәң дә, нәтиҗәсе шул ук. Градуссыз сыра дигәннәре дә ялган. Бу – реклама. Мондый «нулевка»ларда барыбер аз гына күләмдә булса да алкоголь бар. Ул да бәйлелек барлыкка китерә. Вазгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы – спиртлы эчемлекләр сатуны сәүдәдән чыгару. Ягъни хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел. 
CАННАР
2024нче елның алты аенда Татарстанда сыйфатсыз алкогольдән 308 кеше агуланган, 143 кеше үлгән. Татарстан Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсендә хәбәр ителгәнчә, агуланучыларның күпчелеге – 18 яшьтән өлкәннәр (268 очрак). 15-17 яшьлекләр арасында – 29, балалар арасында 11 кеше агуланган. 
Агуланучылар саны быел 5, 5 процентка, (узган елның беренче ярты елында 238 кеше агуланган булган) күбәйгән. Ә үлем очраклары 1, 3 тапкырга арткан (былтыр ярты елда 110 очрак булган). 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии