- 01.01.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Югары Ослан районында 25 яшьлек бер егет магистраль нефть үткәргеченнән 65 тонна эшкәртелмәгән нефть урламакчы булган. Җиргә югары басымлы шланг кертеп, аны Кызыл Байрак бистәсендәге нефтебаза территориясендә чыгарган. Начар ниятен тормышка ашыра калса, «Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре» җәмгыятенә 793 мең сумлык зыян киләсе булган. Законсыз гамәлне вакытында күреп алганнар. Җинаятьчене 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Комментарии