Маҗара эзләгән

Казанның Мәскәү базары янындагы кафеда күңел ачып чыккан 33 яшьлек хатын-кыз үзе теләп капкынга эләгә: таныш түгел егет кисәгенә ияреп китә. Хәтта такси өчен үзе түләргә мәҗбүр булса да, юл буе үзенең авыр тормышына, төрмәдә күргән хәлләргә зарланып барган егет аңарда бер шик тә уятмый. Тверь урамындагы бер фатирга керәләр. Биредә җенси мөнәсәбәткә керергә күндерә алмаган хуҗа ачуы килеп, хатын-кызның муенына пычак китереп тери. Алтын алкаларын-йөзекләрен салдырып, ишекне бикләп чыгып китә. Бичара хатын-кыз тәрәзәдән кычкырып, полициягә шалтыратуларын сорый. Җинаятьче тотылды.

Комментарии