- 01.08.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Түбән Кама районының Шереметьево авылында бер ана үзенең вакытыннан алда туган алтынчы баласын больницаның икенче катыннан тотып аткан. Бу хатынның авырлы булуы хакында Шереметьево авылында беркем дә, хәтта табиблар да белмәгән. Бала яралып 7 ай тулгач та, ананың баланы яшереп йөртә алуына хәзер табиблар шакката.
Җирле больница педиатры әйтүенчә, бу ана әлеге вакыйга алдыннан больницага килгән һәм хәле начараюын сизеп, эче китүгә зарланып, бәдрәфкә чыгып киткән. Шунда аның баласы төшкән дә инде. Ул озак та уйлап тормыйча (3 минут эчендә хатын кире әйләнеп кергән), баланы тәрәзәдән тотып аткан һәм тыныч кына табиб янына кире кайткан.
Бала больница бинасы каршындагы чирәмлектә тәүлеккә якын яткан. Хәзер ул хатын Түбән Кама больницаларының берсендә ята һәм бу эш тикшерелә. Аның ни өчен шулай эшләвен әлегә беркем дә аңлата алмый.
Комментарии