Нинди машина урлана?

 Татарстанда иң күп урлана торган машина -2114 һәм -06 – икән. Иномаркалар арасында караклар «Дэу Нексии», шулай ук «Матиз», «Тойота» машиналарының иске модельләрен үз итә. Ә менә «Мазда», «Опель» и «Шевроле» бандитларны азрак кызыксындыра. Караклар Казанның Мәскәү, Авиатөзелеш районнарында активрак, һәм башлыча, көпә-көндез эре предприятиеләр, бизнес-үзәкләр янында эш итә.

Ел башыннан Казанда 212 автомобиль урланган. Аның бары тик 150се генә хуҗаларына табып кире кайтарылган.

Ә менә күрше Башкортстанда бурлар 10нчы һәм 14нче модель «Лада»ларга өстенлек бирә. «Девяткалар» хәзер ул чаклы популяр түгел икән. Иномаркалар арасында «Тойота» иң күп урлана. Республикада ел башыннан 560 машинаны куып алып киткәннәр. шуның 94е һаман да табылмаган.

Комментарии