Алтыдан соң ярамый?

Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин. Русия Иҗтимагый палатасының Русия гражданнарын наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән яклау координацион советы рәисе Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан. «Адыгей Республикасы, Бурятия, Дагыстан, Ставрополь крае, Амур, Архангель, Владимир өлкәләре шундый юлдан китте. Практика күрсәткәнчә, алкогольне сату вакытын тагын да чикләү исерек килеш җинаять кылу очракларын киметкән», – ди Хамзаев. Мисал өчен, Мурманск өлкәсендә спиртлы эчемлекләрне 11:00дән 21:00гә кадәр генә саталар икән.

Комментарии