Кыйнаганда жәлләгән

Быелның февралендә, үги баласы бәдрәфкә алып баруны сораган өчен, исерек ата аны кыйнап, реанимациягә «озаткан» иде. Артык исерек хәлдәге ир, малайны кыйнаганнан соң, ул аңын җуйгач, үзе үк ашыгыч ярдәм машинасы чакырган. Бала 10 көн комада яткан. Хәзер малайның күзе начар күрә, сөйләме һәм хәтере начарланган. Район суды әле бу атна башында гына әлеге эшне карап, ирне өлешчә генә гаепле дип тапкан һәм аңа шартлы рәвештә, төзәлү өчен, ике еллык җәза билгеләгән. Баланың әнисе бу карар белән риза түгел һәм яңадан шикаять язарга җыена.

Комментарии