- 01.12.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанлылар арасында Төркия хакимиятенә каршы чыгыш ясаучылар саны арта. 1нче декабрь иртәсендә Казанның Төркия Республикасы генераль консуллыгы бинасы янында акция узды, анда катнашучылар илнең Президенты Рәҗәп Эрдоганның метр ярымлы фотосын куеп, ул сынга төрек помидорлары ыргыттылар. «Һәр помидор – безнең солдатларның Эрдоган кулына тамган каны ул. Террорчыларга иярүче Рәҗәп Эрдоган! Үзеңнең канлы помидорларыңны авыз ит!» – дип фикерен белдерде алар. Катнашучылар үзләренең Төркиягә түгел, аның Президентына каршы булуларын да ассызыклый.
Комментарии