Судья фатиры нинди?

ТР Арбитраж суды, үзендәге судьяны хезмәт урыныннан торак белән тәэмин итү өчен, 5,3 миллион сумлык фатир эзли.

Дәүләт сатып алулары мәгълүматы буенча, фатирга таләпләр дә куелган – йорт 2010нчы елдан да иртәрәк төзелмәгән, йортның биеклеге биш каттан югарырак, ә фатир соңгы һәм беренче катта булмаска тиеш; түшәм биеклегенең дә 2,6 метрдан артык, диварларның кирпечтән булуы шарт; гомуми мәйданы 92-107, ә торак мәйданы – 58, аш бүлмәсе 11 квадрат метрдан да кечкенә булмаска тиеш ди.

Комментарии