- 02.04.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Универсиадага 3 ай калып барганда, аның иң зур объекты тирәсендә гауга купты. 45 мең кешегә исәпләнгән футбол стадионын төзү ПСО «Казань»га, 412 миллион сумга исәп тотып тапшырылган иде. Хәзер исә «Абисцет» исемле Ярослав фирмасы бу төзү эшләре аларга законсыз тапшырылуын, ТР Төзелеш министрлыгының тендер уздырганда хокук бозуын әйтә һәм алар биргән дәлилләргә таянып Федераль Антимонополия хезмәтеннән төзелешне туктатуны, барысын да закон нигезендә башкаруны сорый. Суд хөкем карары чыгаруны әлегә кичектереп тора, тик әгәр дә ул Антимонополия хезмәте соравын канәгатьләндерә икән, бу стадион төзелеше вакытында тәмамланмаска да мөмкин.
Комментарии