- 02.10.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан электричкаларында вагоннар санын киметеп 4кә генә калдырганнар. Оптимизация узган айда үткән һәм хәзер шәһәрара поездлардагы вагоннар саны җомгада, ял көннәрендә генә арттырыла. Зур станцияләрдә кайбер пассажирларга хәтта атна уртасында да урын җитми кала икән. Шәһәр яны поездларының «Содружество» компаниясендә бу чараның мәҗбүри, электричкаларның үз-үзен акламавы аркасында эшләнүен аңлаттылар. Шулай ук вагоннар да инде иске булу сәбәпле, аларны кыскарту әмере Горький тимер юлы җитәкчелегеннән килеп ирешкән икән.
Комментарии