- 02.10.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Сентябрьнең соңгы көнендә Яр Чаллы шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният йорты каршында уен автоматлары залында ике яшь кеше – 22 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз мәете табылган. Егеттә 11 тапкыр пычак белән кадаган эз ачыкланса, кызда 6 шундый ук яра табылган. Хәзер җинаятьтә шикләнелгән кешеләр билгеле инде. Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча эш кузгатылган. Биредә җинаять факты үзе бер бәла булса, азарт уен залларының, автоматларның әле дә Яр Чаллы шәһәрендә гөрләп эшләп торуы – монысы инде икенче мәсьәлә.
Комментарии