76 яшьлек кәләш

Югары Осландагы картлар йортында бер пар кавышкан. Пары да нинди бит әле: кәләш Сәкинә Кашаповага – 76, кияү Госман Вәлиуллинга – 67 яшь. Икесенең дә беренче тапкыр гаилә коруы. Картлар йортының директоры парга мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Никахны җиренә җиткереп, мулла чакырып укытканнар.

Комментарии