Казанның «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дип исемләнгән яңа басмаханә ачылды. Типографиядә күрмәүчеләр өчен китаплар басылудан тыш, афиша-игъланнар һәм башка басма товарларны үзләрендә эшләячәкләр. «Ярдәм» мәчете шул рәвешле хәер-сәдакадан тыш заманча эш алымнары белән үз-үзен яшәтмәкче.
Комментарии