Арча батырларын барлады

 – Бер мәзәк искә төште әле, – дип башлады сүзен Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Арча районы алдынгылар слетына җыелган халыкны тәбрикләп. – 2 сука сөйләшә икән, берсе күгәргән, икенчесе ялтырап тора боларның. Күгәргәне аптырап: «Син ничек шулай шома торасың ул?» – дип сорый икән. Тегесе: «Минем күгәреп ятарга вакытым юк шул» – дигән. Менә бу залга да булдыклы, тынгысыз хезмәт ияләре җыелган. Районыбыз уңышлары белән мактана ала икән, монда нәкъ менә биредә җыелган алдынгыларның өлеше зур, – диде ул.

Хакимият башлыгы белән килешми мөмкин түгел. Булганнан бар да була. Әлеге бәйрәмнең исеме купшы булып кычкырып торса да, җисеменә туры килә дип һич арттырусыз әйтеп була: Арча батырларын барлый… Ә ул батырлар бик күп булып чыкты: бүләк алучылардан сәхнә алдында чират та барлыкка килде хәтта. Үз исемнәренә ирештерелгән мактау сүзләрен тыңлап торган матур, күңелле чират булды бу.

– Татарстан үз тамагын үзе туйдыра ала торган төбәк. Әмма 2010нчы елдан соң авыл хуҗалыгындагы шартлар безнең файдага булмады. 1997нче елларны сагынып искә алабыз. Президент Минтимер Шәймиев Арчага килгәч, ул чактагы хакимият башлыгы Вәгыйзь Минһаҗев аңа, 300 мең тонна икмәк җыеп алып, шуның 150 мең тоннасын дәүләткә тапшырабыз дигәч, Минтимер Шәрипович телсез калган иде. Менә сезнең дә алдагы уңышларыгыз президентларны телсез калдырырлык булсын. Ә моның өчен мөмкинлекләрегез бар. Иң мөһиме тырыш халык яши бу төбәктә, – дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Казан арты көчле икътисадый төбәк. Сезгә дә күрше районнардан үрнәк алып эшләрлек бар. Әнә Әтнә, Балтач хезмәтчәннәре сөт җитештерү буенча республика күләм алдынгылар. Сезгә дә тәүлеккә 200 тонна сөт җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Ә сөт бүген иң табышлы тармак булып калды. Дөрес, базар шартлары авыл хуҗалыгы өчен бераз кырысрак, әмма без шушы җир кешеләре, бу безнең язмышыбыз. Аңа хыянәт итмик, – диде министр.

Министр әйткәнчә, үткән еллар чынлап та сагындыра торгандыр. Мин үзем дә хезмәт юлын Армиядән кайтып 1984нче елда шушы Арчада дәвам иттем. Ул чакта авыл хуҗалыгында булсын, промышленность предприятиеләрендәме, эш гөрләп тора иде. Колхоз-совхозлар, фабрикалар озакламый ябылыр, таркалыр, дип кем уйлаган?! Хәер, торгынлык елларыннан соң яңа күтәрелеш сизелә сизелүен. Район мәдәният йортының икенче катында оештырылган күргәзмә дә шул хакта сөйли. Биредә районда җитештерелгән азык-төлек эшкәртү цехлары продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары, төзелеш материаллары… ни генә юк. Элек мондый күргәзмәләрдә Арча чүәк фабрикасы продукциясе зур урын биләп тора иде. Дөрес, Арча читексез калмаган, үзе. Шушы үлеп барган җитештерүне Хәбриева Р. Р.һәм Солтанов А.М. шәхси эшмәкәрләр торгызып ята. Элеккечә үк матур итеп каюлы чигелгән чүәк-читекләрне сораучылар җитәрлек, диләр.

Арча үзе дә, мин эшләгән еллардагы гади район үзәге генә түгел инде хәзер, шәһәр статусын алган һәм кала исеменә туры килә торган сала. Кыска гына вакыт эчендә күп катлы йортлардан өр-яңа комплекслар пәйда була биредә. Төзүчеләр эшләрен кышын да туктатмый. Төзелеш материалларын Арчаның үзендә җитештерәләр. Арча кирпечләренә ераклардан киләләр әнә. Шулай да райондагы җитештерүнең яртысы авыл хуҗалыгы продукциясенә туры килә. Район таш калага әйләнгән Арчасы белән горурланса да, халыкның 60 проценты авылда яши. Ә авыллар яшьләрсез калып бара, чөнки акчалы эш юк. Республикабызның иң эре авылларының берсе – заманында көнкүреш товарлары җитештерү цехлары, комбинатлары белән дан тоткан Яңа Кенәр авылында да кешене эшле итү, җитештерүне җайга салу турында уйлыйсы бар. Арчаның үзеннән дә күпләр Казанга йөреп эшли, эш булса, азапланып йөрерләр идемени?! Моннан районга да файда гына килер иде. Кыскасы, районда алга перспективалар турында уйлыйсы эшләр җитәрлек әле. «Арча батырларын барлый» бәйрәмендә бу хакта да сүз булды.

Изображение удалено.

Мондый җыеннар соңгы елларда тукталып та торган икән. Ә ул кирәкле гамәл, дип саныйм мин. Чөнки башкаларга үрнәк була алырлык новатор-алдынгыларны барлау – киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештыруга стимул булып тора. Арча төбәге язучылары, артистлары, күренекле шәхесләре белән генә данлы түгел бит ул, аның эше дә үрнәк итеп куярлык. Арчалылар кайда гына булмасын, үз туган төбәкләрен яраталар – читтә дә райондашлары эше-уңышлары белән кызыксынып яшиләр. Сүз уңаеннан әйтим, инде дистә елдан артык элек оештырылган Казандагы Арча якташлык җәмгыяте дә тиздән үзенең чираттагы хисап җыенына әзерләнә. Ул Казанда март ахырына планлаштырыла.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Арча-Казан.

Комментарии