- 04.07.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан федераль университетының Физика институтының 3 курс студентлары төркем белән үз укытучылары Ландыш Зариповага карата шикаять язган. Ул студентларны тәүлеккә якын имтихан бирергә мәҗбүр иткән. 10да башланган имтихан икенче көнне иртәнге 9да гына тәмамланган. Шул ук вакытта ул студентларга бәдрәфкә чыгуны, ашау-эчүне тыйган. Студентлар әйтүенчә, укытучыдан спиртлы эчемлек исе килгән. Имтиханнан кайтмаган һәм телефоннан сөйләшмәүче баласы өчен борчылып ата-аналар полициягә шалтыратырга тотынган. Хәзер КФУда бу вакыйганы тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән.
Комментарии