Кем кемнән зарлана

Татарстанда төрмәләрдә кеше хокуклары саклануны күзәтүче Владимир Рубашный төрмәләр идарәсе хезмәткәре Ленар Гаязовка зарланып тикшерү комитетына шикаять итте. Анда «минем өстән язылган шикаять – яла ягу һәм минем шәхси тормышыма» тыкшыну булып тора», диелә.

Гаязов Мәскәүгә төрмәләрдә җәмәгатьчелек күзәтүчеләре комиссиясенә, үзендә булган мәгълүматларга таянып, икенче колониядә эшләгән вакытта Рубашныйның хәмер эчәргә яратуы һәм аның туберкулез белән авырырга мөмкин булуы турында хәбәр иткән була.

Июль аенда Татарстандагы 18нче төрмәгә кергән вакытта Рубашный һәм Гаязов арасында җәмәгать күзәтүчеләренең гамәлләренең кануныйлыгына карата фикер каршылыклары килеп чыккан иде. Түбән Камадагы төрмәдә күсәк табылганнан соң Татарстандагы төрмәләр идарәсе эшләрен начар итеп күрсәтергә тели дип хокук яклаучыларны гаепләде һәм хокук яклаучылар әйтүенчә, аларга карата төрле кыенлыклар тудырыла башлады.

Комментарии