- 04.09.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанның Идел буе районы судында «Дальний» полиция бүлегенең элекке хезмәткәрләре буенча суд эшне 11 сентябрьдә гомуми тәртиптә карый башлаячак. Моннан тыш, Илшат Гарифуллин тагын ике ай сак астында калачак. Рамил Нигъмәтҗановка исә шәһәрдән чыкмау карары озайтылды.
Быел 9 мартта Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗанов «Дальний» бүлегенә 52 яшьлек Сергей Назаровны алып килгән иде. Алар Назаровка дөреслеккә туры килмәгән административ канун бозу протоколы төзеде. Шулай ук элекке полиция хезмәткәрләре Назаровны вәхшиләрчә җәберләгәч, ул хастаханәдә үлде. Бу хәл җәмәгатьчелектә шау-шу тудырды, полициянең башка көч куллану очраклары да ачылды, Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.
Комментарии