- 04.09.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Республикада яңа урында – Әгерҗе районында нефть табылган. КФУның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры Ренат Мөслимов әйтүенчә, республикада нефтьле урыннар байтак әле, чөнки ел саен 2-3 яңа урында ул табылып тора. Ә барлыгы алар – 165 данә. Шуларның иң зурлары Татарстанның көньяк-көнчыгышында. Ләкин хәзер инде җиңел нефть табуга өметләнергә кирәкми, дип саный профессор. Авыр һәм сузылучан нефть кенә табыла икән.
Комментарии