- 04.09.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда 7нче сентябрьдән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Шәһәр башкарма комитетында, дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шул хакта сөйләштеләр. Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары Татьяна Волынская хәбәр иткәнчә, быел алар башка еллардагыдан бераз үзгә булачак икән.
«Ярминкәнең төп мәйданы Агросәнәгать паркы булачак һәм 7нче сентябрьдә, нәкъ менә биредәге махсус мәйданда беренче ярминкә узачак», – диде ул. Ераграк районнарда яшәүчеләр өчен тагын 3 мәйданда ярминкәләр үтәчәк һәм алар 21нче сентябрьдән ачылачак. Авиатөзелеш районындагы ярминкә – 123нче һөнәри лицей каршында, Дәрвишләр бистәсендә – Липатов урамында, Яңа Савин районында исә районның үзәк базары каршында булачак.
Комментарии