- 05.02.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Россельхознадзор идарәсе, малларны симерткәндә азыкка өстәп бирелгән рактопамин исемле маддә аркасында, АКШтан ит кертүне чикләү турында белдерде. Сыер һәм дуңгыз итен кертү 11 февральдән туктатыла. Аңа кадәр Русия идарәсе шундый ук таләпне Европаның кайбер илләренә дә куйган иде. Рактопамин дуңгыз һәм үгез-сыерларны тизрәк симертү өчен бирелә. Мондый итне Европа илләре, Кытай һәм тагын берничә илгә кертү тыела.
Комментарии