- 05.02.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Федераль бюджеттан Универсиада 2013 өчен алынган кредитларны Татарстан бары тик 10 елдан соң гына иң түбән – 0,5% лы ставка белән түли башлаячак. Мондый өстенлек Русиянең яңа тарихында төбәкләргә беренче тапкыр бирелә.
Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйткәнчә, Универсиадага алынган кредитларның гомуми суммасы 3 млрд 65 млн 471 мең 311 сум 48 тиен. Реструктурлаштырылган бурычны кайтару графигы 2023 елдан башланып 2032 елда тәмамланачак. Якынча республика елына федераль бюджетка 306 млн 547 мең 131 сум акча түләп барачак.
Комментарии