Егетләргә – итәк

17 мартта Бауман урамында ирланд парады узачак. Барабан, флейта, скрипка, сорнайлар белән бик күп халык урам буйлап үтеп, Изге Патрик көнен искә алачак, – дип хәбәр итә «Эхо Москвы» радиосы. Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала. Бары тик берничә шарт: үзең белән музыка уен коралын алу кирәк һәм билгеле бер костюмнан булу сорала. Мәсәлән, егетләр озын оекбашлардан, шотландча итәкләрдән булырга тиеш.

Менә шулай әллә нинди «изгеләргә» иярә торгач, тиздән Казан егетләре дә итәктән йөри башламагае.

Комментарии