Шкаф саткан

Чаллыда 59 яшьлек пенсионер апа өендәге шкафын сатарга ниятләп, түләүсез игъланнар сайтына белдерү урнаштыра. Сатып алучы тиз табыла һәм ул шкафны алты мең сумга алырга ризалаша. Тик иң баштан пенсионерның банк картасына тиешле акчаның бер өлешен күчерергә, калганын шкаф алганда түләп бетерергә тәкъдим итә. Ышанучан пенсионер картасының бөтен реквизитларын язып җибәрә. Бераздан хисабыннан җиде мең сум юкка чыгуы билгеле була. Алданганны аңлагач, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.

Комментарии