Черки генә димәгез!

Яшел үзәндә черки тешләүдән дирофиляриоз авыруы йоктырган беренче очрак мәгълүм булган. Черкиләр хайваннан кешегә төрле авырулар күчерегә мөмкин икән. Бу очракта исә, кеше тәненә паразит суалчан килеп эләгә һәм шунда яши башлый. Соңгы елларда әлеге паразит суалчанны йоктыручылар саны 1,5-2 тапкыр арткан.

Черки тешләп берничә көн узгач тәндә каты төер сизелә, кайчакта ул кычыта да. Аннары ул юкка чыга һәм соңрак тагын башка урында пәйда була. Паразит белән зарарланып ярты ел узгач суалчан үзенең максималь озынлыгына җитә һәм кеше тәне буйлап тәүлегенә 30 смга кадәр тизлек белән хәрәкәтләнә. Әлеге суалчан бигрәк тә күзне ярата һәм шунда килеп эләккәч рәхәтләнеп яши башлый икән.

Комментарии