- 05.10.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан түрәләре мәҗбүри рәвештә инглиз телен өйрәнә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Универсиадага кадәр, барлык министрлар да инглиз телендә аралаша алырга тиеш, дип саный. Шул максаттан махсус курслар оештырыла.
Инде бер генә теләк кала: татарчаны өйрәнү дә шулай таләп рәвешендә куелса, теләсә кайсы ведомствода татарча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек туар иде. Юкса, инглиз теле чит ил кунакларын каршы алырга һәм чит илгә чыкканда гына кирәк. Ә татар теле белән монда яшибез.
Комментарии