- 06.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин аны ел ахырына кадәр озынайтып тагын өстәмә 5 млрд. сум билгеләү турында белдерде.
Әлеге программа ил казнасына 25 млрд. сумга төшкән. “Тулаем алганда 500 мең кеше иске машинасын яңасына шушы программа буенча алыштырды”, – диде Премьер министр.
Йөк автомобильләрен, автобусларны утильләштерү программасына кагылып, дәүләт ярдәменең уңышлы булуына да төртеп күрсәтте ул. 30 млд. сумлык дәүләт заказы нигезендә махсус техника паркы яңартылган. Бу илебездәге автомобиль промышленностен кризис вакытында ишелүдән саклап калды, дип белдерде Путин. Юкса, җитештерелгән машиналарның 40 проценты дәүләт заказына туры килә икән.
Дөрес, утильләштерү программасы илебездә җитештерелгән автомобильләрнең кыйммәтләнүенә дә “ярдәм” итте. Нәтиҗәдә иске машиналарын алыштыручылар машина сатып алуда җиңеллек күрмәде диярлек. Ә менә Русия заводлары эшләп кала алды.
Комментарии