- 06.07.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан Диния нәзарәте 2011 елның 1 июлендә «Болгар» мәчетендә, «Яхшылык – тормыш ул» дигән кул эшләре ярминкәсе оештырды. Сатыла торган әйберләрне «Апрель» реабилитация үзәге балалары ясаган.
«Апрель» үзәгендә, яңа туган сабыйдан алып 18 яшькәчә, аеруча нык авыру балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтәләр. Ярминкәдән җыелган акча үзәктә дәваланучыларга тапшырыла.
Мондый чаралар Казан мәчетләрендә еш узачак.
Комментарии