Арзанаермы?

Русиядә авиабилетлар арзанаерга мөмкин. Дәүләт Думасы бәяләрне төшерүне күздә тоткан канунны ел азагына кадәр кабул итәчәк. Думага инде юлчыларны ташучыларга кире кайтарып булмый торган билетларны сату мөмкинлеге турындагы канун өлгесе кертелгән. Шуның нигезендә билетлар бәясен киметеп булачак.

Шул ук вакытта Русия баш прокуратурасы монополиягә каршы көрәш федераль идарәсе белән тикшерү уздырып, ширкәтләрнең юлчыларга өстәмә хезмәтләр «тагып» билетларны бер ярым, ике тапкырга арттыруын ачыклаган.

Комментарии