М – мопед категориясе

Хәзер 16 яшьтән яшьрәкләргә мопед белән идарә итү тыела. Законга башка йөртүчеләр өчен дә мөһим булган үзгәрешләр кертелде. Әйтик, транспорт йөртүгә хокук бирүче таныклыкның М категориясе барлыкка килде. 5нче ноябрьдән мопед һәм скутер белән бары тик шундый таныклыгы булган кеше генә идарә итә ала. Ул юк икән, 800 сум штраф түлисең. Ләкин безнең илгә хас булганча бер мәгънәсезлек уйланмый калган: закон кергән, ә бу категориягә укытучылар юк. Дәүләт автоинспекциясе мопед йөртүчеләрдән имтихан да ала алмый, чөнки аны ничек аласын күрсәткән закон актлары әле эшләнмәгән.

Комментарии