Полиция көтә!

Казанда яшәүче бер иргә карата җинаять эше ачылган – ул фашизмны пропагандалауда гаепләнә. Әлеге адәм, бу язда, Казан медицина университетының коймасын һәм җылыту бинасын цензурага сыешсыз сүзләр һәм рәсемнәр белән чуарлаган. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, ул беркайда да эшләми һәм шул җирлек скинхедларының лидеры булып тора. Хокук саклаучылар граффити авторын ачыклаган һәм берникадәр вакыттан соң, ул үзе үк гаебен танып, полициягә килгән. Кызык эшли бездә полиция: гаеплене ачыклый һәм килгәнен көтеп утыра.

Комментарии