- 07.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Санкт-Петербургта коточкыч вакыйга: коткаручылар чүп ташлау коллекторында чак кына сулыш алучы 2 яшьлек баланы табып ала. Авыр җәрәхәтләр белән ул больницага озатылган. Баксаң, аны 43 яшьлек әбисе белән калдырганнар. Ә тегесе, баланың якыннары китүгә яшь ире белән эчеп кәеф-сафа кора башлый. Коткаручылар алар белән сөйләшеп карый, әмма алар сүз әйтерлек хәлдә булмый, икесе дә дөм исерек.
Ул кичтә ир телевизор карамакчы булган. Ә бала аңа үз капризлары белән комачау иткән. Ачуы чыккан ир аңа сугып җибәрә һәм клеенкага төреп алтынчы каттан чүп ташлау коллекторына ташлый. Бәхеткә, хәле авыр булса да, бала исән кала. Шыңшыган тавыш ишетүчеләр коткаручыларны чакырта.
Комментарии