Чипсы рекламасы бетәчәк

Илдә фастфуд рекламасын тыячаклар. Тикшерүчеләр фастфуд рекламасын алкогольныкы белән бер дәрәҗәдә дип тапкан. Бу ризыклар кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә. Аларда шикәр, тоз һәм авыр майлар бик күп. Ләкин шуңа да карамастан фастфуд белән даими тукланучылар саны кимеми. Халыкның сәламәтлеге турында борчылып, кешеләрдә кан басымы һәм тиешле авырлыкны саклау өчен дәүләт депутатлары фастфудны рекламалауны закон нигезендә тыярга кирәк, дип белдерде. Фастфуд белән беррәттән, газлы эчемлекләр, чипсы, маргарин мае һәм казылыкның кайбер төрләрен дә тыячаклар.

Комментарии