Яшьләр театры гел уйный!

Күпләр җәйге ялга китте, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында эшнең кайнап торган чагы. Быел кариевлылар мәктәп яны лагерьларында, Хәбир Ибраһим әсәре буенча куелган «Ак Барс маҗаралары» спектаклен күрсәтте. Июнь-июль айларында Г. Кариев театры спектакльләрен биш меңгә якын кеше тамаша кылган. 15нче август көнне, «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы кысаларында, кариевлылар, катнашучыларга Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» комедиясен күрсәтәчәк.

Комментарии