- 08.02.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров хәбәр иткәнчә, район мәчетләрендә Мәүлид аена багышланган мәҗлесләр, очрашулар актив бара. Шушы көннәрдә генә мәдрәсә балалары өчен Яңа Ибрай авылында “Табышмак” бәйгесе уздырылган.
Дин әһелләре район газетасы белән дә элемтәне өзми: файдалы әңгәмәләр дә оештыралар, дини вәгазьләр дә әзерлиләр. Иске Ибрай авылында ачылган радио да яхшы гына эшләп килә. Радио аркылы дин яңалыклары яктыртыла, мөселманнар турында хәбәрләр җиткерелә, район имамнары да даими рәвештә чыгыш ясый.
Комментарии