Вәхши онык

Бөгелмәдә 86 яшьлек пенсионерны үз оныгы буып үтерә. Әби ялгызы гына яшәгән. Полиция шикләнүчене бик тиз тоткарлый.

Онык әбисеннән акча сораган. Тегесе бирмәгәч, телефон чыбыгы белән буган. Вәхши мәрхүмнең алкаларын салдырып, электр чәйнеген, иттарткыч алып, ишекне ябып чыгып киткән.

Комментарии