ММЧ арта

Татарстанда матбугат чаралары арта икән. Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе апрельдә 15 массакүләм мәгълүмат чарасы: 6 газета, 4 журнал, 3 радиоканал, 1 радиопрограмма һәм 1 мәгълүмат агентлыгы теркәгән.

5 ММЧ – 4 телеканал һәм 1 журнал – яңадан теркәлгән. 1 газетаның теркәлү турындагы таныклыгына үзгәрешләр кертелгән.

Республика территориясендә 1нче майга 1147 ММЧ редакциясе булган (2012нче елда – 1060), шул исәптән, Роскомнадзорның ТР буенча идарәсендә теркәлгән 781 ММЧ (2012нче елда – 745) һәм Роскомнадзор теркәгән 356 ММЧ (2012нче елда – 325).

Комментарии