Ана кирәкми

Казанда 39 яшьлек Сергей Егоровны хөкем итәләр. Апрель ахырында ир исерек килеш өенә кайткан һәм әнисе белән каты бәхәскә кергән. Ызгышның төп сәбәбе – ана кешенең даими рәвештә улын аек тормыш рәвеше алып барырга өндәве һәм исерткеч эчемлеккә акча бирмәве. Ачуы кабарган ир әнисен аяклары белән типкәли һәм куллары белән төя башлаган. Алган тән җәрәхәтләреннән ана кеше больницада җан тәслим кылган.

Комментарии