- 08.07.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда көндезге сәгать 4ләрдә эшеннән кайтып барган өлкән яшьтәге абзыйга бер яшь егет мөрәҗәгать итә. Тартырга тәмәке сораган булып кылана. Ир кесәсенә кулын тыккан арада теге егет аның маңгаена суга һәм егыла башлаган ирнең кулындагы барсеткасын тартып алып, кача. Ярдәмгә килгән үтеп баручы яшь ир-ат хокук бозучының артыннан күзәтеп китә: телефоннан полициягә аның китү юнәлешен әйтеп бара. Бөгелмәдә туып-үскән 22 яшьлек егетне тиздән кулга алалар.
Комментарии