- 08.07.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Мәк 2014» операциясе кысаларында шушы көннәрдә Чистай шәһәре ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре ярты кг дан артык марихуана тоткарлады.
Басудан Чистай – Түбән Кама юлына чыгып барган машина тәртип сакчыларында шик уята. ВАЗ 217230ны тикшереп карарга булалар. Салонда Кама Аланы бистәсеннән өч кеше була. Яңа өзелгән яшел үсемлекләр белән тулы пакет та була янәшәләрендә. Экспертиза аның марихуана (каннабис) икәнен дәлилләде. Җинаять Кодексының 228нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Комментарии