- 08.08.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Фәйзрахманчылар» башлыгы 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаров һәм аның оешмасы вәкилләре законсыз эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Аларга карата җинаять эше кузгаттылар. 1 август көнне хокук саклаучылар тикшерү идарәсе боерыгы белән «фәйзрахманчылар»га тентү үткәрде. Бик көчле тарткалаш белән барган процесста 1 мең нөсхә материал алынган, хәзер алар экстремистиклыкта тикшерелә. Бу нисбәттән, Татар заманы опреатив кадрлар тәкъдим итә.
Моннан тыш, шәһәр прокуратурасы оешма җитәкчесе йорты территориясендә законсыз төзелгән корылмаларны җимертү турында дәгъва әзерли. Узган атнаның чәршәмбесендә Казан Башкарма комитеты карары нигезендә әлеге җәмгыятьнең балалары дәвалау учреждениесенә җибәрелгән иде. “Фәйзрахманчылар” йортында 20 бала яшәгән, аларның 8е – мәктәп яшендә. Табиблар балаларны тикшергәннән соң хәлләрен яхшы дип бәяли. Мәхкәмә карарына кадәр адар приютта булачак. Йорт 8 дәрәҗәле (катлы кебек), биредә 30дан артык бүлмә бар. Анда 64 кеше яши, шуның 15е ир-ат, 23е хатын-кыз, 27се балалар.
Фәйзрахман Саттаров 80 елга кадәр Диния нәзарәтендә (ДУМЕС) мөфти урынбасары вазыйфасын башкара. Тәлгат Таҗетдин мөфти итеп сайлангач, нәзарәт системасыннан китә һәм үз юнәлешен булдыра. Бүгенге дин әһелләренең шактые аның белән таныш, аерым алганда, Фәйзрахман Саттаровта мәрхүм Вәлиулла хәзрәт, мөфти Илдус хәзрәт, Шәрифулла хәзрәт, Касыйм хәзрәт һәм башкалар белем алган.
tatartime.com
Комментарии