Актер Иван Охлобыстин Русиядә Президент булмакчы, ә Илфак Шиһаповның Татарстан Президентлыгына үз кандидаты бар.

Охлобыстинның нияте җитди икән: 2012нче елда үз кандидатурасын тәкъдим итмәкче була. Интернеттагы рәсемнәренә караганда, шәп кандидат булачак ул. Актерның сайлау программасы да  «фәлсәфи-идеологик концепт» буласы (моның мәгънәсен аңламадым, шуңа белгән сүзләрен генә тәрҗемә иттем. Авт.иск.)

– Мин ныклы карашым булмаса, җитди сәясәткә аяк та басмас идем, – ди булачак сәясәтче.

Хезмәт юлын рухани булып башлаган 45 яшьлек актер (9 елдан соң ул чиркәүдән үз теләге белән тайган), үзен чиркәү яклар дип өметләнә. Һәм сайлау алды пропагандасы чыгымнарын да Аллаһы Тәгаләгә дога кылгач, табылыр дип уйлый. Ул «Даун Хаус», « P», «Интерны» фильмнарында уйнаган.

Русиядә Президент сайлаулары 2012нче елның мартында буласы. Инде анда кемнәр кандидат буларак катнашу ихтималы анык: бар да «иске 5 тиен». Мөгаен, бюллетеньнәрдә коммунист Геннадий Зюганов, ЛДПРчы Владимир Жириновский, «Яблоко»дан Григорий Явлинский булыр. Тагын яңа кеше – «Уң эш»ле Михаил Прохоров амбицияләре барлыгын әйтә.

Журналист һәм Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Илфак Шиһапов, актер Иван Охлобыстинга зур өметләр баглый, үзе дә тәкъдим (белер өчен монда бас) ясый.

Илфат ФәйзрахмановИзображение удалено.

Комментарии