- 08.09.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
7нче сентябрьдә Казанда боз яуды. Аның зурлыгы 1,5 сантиметрга кадәр җитә иде. Көчле җил нәтиҗәсендә Павлюхин урамында 35нче торак йорт, Себер тракты 34нче йорт адресы буенча офис бинасы, Казан хәрби Суворов училищесының түбәсенә зыян килгән. Шулай ук Биектау авылында балалар бакчасы түбәсе дә каерылган. Павлюхин урамындагы йортның түбәсенең бер өлеше җәмәгать транспорты тукталышы өстенә төшеп, анда булган 11 кешегә зыян салган. Гомумән, давылдан барлыгы 19 кеше зарар күргән. Моннан тыш, Казанда 930 агач сынган һәм 230 автомобильгә зыян килгән.
Комментарии